- Имтихан җиңел булды дип әйтә алмыйм. Ләкин мин озак вакыт, ныклап әзерләндем. Күпчелек вакыт онлайн мәктәпләрдә укыдым. Иң мөһиме - барысына да өлгерү һәм берсен дә онытмау иде. Күп вакытымны мәсьәләләр чишүгә багышладым, чөнки практика белемнәрне ныгытуның иң яхшы ысулы. Кайвакыт авыр булды, ләкин мин төшенкелеккә бирелмәскә тырыштым. Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүчеләргә тырышырга һәм хаталардан курыкмаска киңәш итәр идем. Ныклап әзерләнсәгез, киләчәктә җиңел булачак.
Өстәвенә, әзерлекне кичектерергә кирәкми, материалны ныгыту һәм күнекмәләрне югалтмас өчен, үткән темаларны даими кабатлап торырга кирәк, йокы туйганчы йокларга, дөрес тукланырга, ял итәргә һәм саф һавада йөрергә дә вакыт калдырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Ринат.
- Ринат бик сәләтле, тырыш, тәрбияле һәм эш сөючән егет. Ул гимназиягә җиденче сыйныфта килә һәм биш ел эчендә, укытучыларның коллектив хезмәте ярдәмендә, үзенең барлык талантларын ача алды. Бердәм дәүләт имтиханындагы уңышы – моны ачык дәлилли. Профильле математика буенча ул - 90, рус теленнән - 83, ә физика буенча 100 балл җыйган. Бу бик яхшы күрсәткеч, - ди Кырмыскалы гимназиясе директоры Фәнис Ходайдатов.
Әлфия Әхмәдуллина.