- Конкурс турындагы положениене күргәч, анда катнашырга булдым. Ул онлайн форматта узды. Моның өчен “физик культура чаралары белән әхлакый-патриотик тәрбия” темасына проект тәкъдим итәргә һәм шәхси сайт булдырырга кирәк иде. Барлык этапларны уңышлы үттем һәм җиңүчеләр арасында булдым. Миңа ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерәм, - диде Наталья Ярмөхәммәтова.
Наталья Ярмөхәммәтова тумышы белән Ефремкино авылыннан. Чиләбе шәһәренең Урал дәүләт физик культура университетын тәмамлап, физик культура һәм спорт буенча белгечлек алып чыга.
Наталья Михайловна гаиләсе белән Кырмыскалы авылында яши. Тормыш иптәше махсус хәрби операциядә катнаша. Ярмөхәммәтовлар ике ул тәрбияли. Олы улы Русланга - 9, кечесе Рөстәмгә 8 яшь. Малайлар С.М.Чугункин исемендәге мәктәптә укыйлар.
Наталья Ярмөхәммәтованы лаеклы бүләге белән котлыйбыз. Иҗади энтузиазм һәм карьерада уңышлар телибез. Тормышыгызның һәр көне шатлык һәм рәхәтлек китерсен!
Галия Кәримова.