Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
18 июль , 14:23

Кулга тотып гәзит уку – үзе бер куаныч

Шул көннәрдә "Үзән" гәзитенә язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык һәм аларның күпләренә куанычлы мәлләр бүләк иттек. Бүләк алырга килүчеләрдән без район басмасы турында фикерләрен сораштык һәм үзләре турында кыскача сөйләүләрен үтендек.

Кулга тотып гәзит уку – үзе бер куаныч
Кулга тотып гәзит уку – үзе бер куаныч

Ямансаров Рәфис Рахит улы, Иске Шәрәй авылы:

- Мин Иске Шәрәй авылында туып-үстем. Шунда яшим. Мәктәпне тәмамлагач, шоферлар курсында укыдым. Аннан соң армия сафларына алынып, ике ел Кырымда хезмәт иттем.

1991 елда кайту белән үзебезнең “Үрнәк” колхозында шофер булып эш башладым. Өйләндем. Рәнис һәм Радмир исемле ике ул үстердек. Инде алар өйләнгән, Дарина исемле оныкам бар.

Гәзит ошый, аны башыннан азагына кадәр укып барам. Андагы район хәбәрләре, яшь гаиләләр, спорт чаралары турындагы язмалар да бик кызыклы. Гәзиттәге язмаларны интернеттан алынган хәбәрләргә алмаштырып булмый инде.

Гәзитне күп еллар алдырып килсәк тә, мондый бәхет беренчегә генә “елмайды”. Авыл җирендә яшәгән хезмәт кешеләренең сикәлтәле гомер юллары, хөрмәткә ия ветераннар хакындагы язмалар да миңа якын. Редакция хезмәткәрләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим. Ә райондашларымны “Үзән” гәзитенә язылырга чакырам. Язылыгыз, алдырыгыз, укыгыз һәм бүләкләр отыгыз.

Кулга тотып гәзит уку – үзе бер куаныч
Кулга тотып гәзит уку – үзе бер куаныч
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: