Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
19 июль , 11:23

Гәзитле дә, бүләкле дә булдым

Йосыпов Рафикъ Зәйдулла улы, Илтуган авылы:

Гәзитле дә, бүләкле дә булдым
Гәзитле дә, бүләкле дә булдым

- Безнең балачагыбыз өскә кияргә кием, ашарга азык булмаган сугыш вакытына туры килде. Хәер, ул авырлыкны ил белән бергә күтәрдек. Безнең баштан үткәнне сөйләп кенә бетереп булмый. Без күргәнне Аллаһы Тәгалә балаларыбызга, оныкларыбызга күрсәтмәсен инде. Тормыш иптәшем Рәйханә Нуретдин кызы белән бер-беребезне зурлап, тату яшәдек. Ул тумышы белән Кырмыскалы авылыннан. Мин гомер буе колхозда эшләдем, фермада маллар карадым. Рәйханә апагыз чөгендердә дә, урак вакытында ындыр табагында эшләде. Эшләгән дәвердә гел алдынгылар рәтендә булдык. Тырышып дөнья көттек. Эшкә дә йөредек, балалар да үстердек. Өйдә дә барсына да өлгердек, мал-туар, кош-корт асрадык, зур бакчада барсын да үстердек. Аллага шөкер, быел гаилә корып яши башлавыбызга 59 ел булып китте. Тормышлар яхшырды, бөтен уңайлыклар булган зур йортта яшибез, тик картайдык кына, исәнлек тә какшады. Шөкер, балаларыбызның  һәрберсе матур итеп дөнья көтәләр, балалар үстерәләр. Әледән-әле килеп ярдәмләшеп торалар. Зур кызыбыз Фәнисә тормыш иптәше белән Салават шәһәрендә яшиләр, пенсиягә чыккач, Илтуган авылына кайтып, зур йорт салдылар. Ике ул үстерделәр. Инде алар тормышта үз юлларын таптылар, күңелләренә ошаган һөнәр сайлап, уңышлы гына эшләп йөриләр.

Икенче улыбыз Ильяс Уфада яши. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерделәр. Кызлары мәктәптә укыйлар.  

Төпчек улыбыз Илгиз тормыш иптәше белән Илтуган авылында гомер итәләр. Кызлары Башкорт дәүләт университетында укый.

Инде без олыгайдык инде, балаларыбыз килеп ярдәм итеп торалар, барсын да алар эшли. Рәхмәт аларга.

Район гәзитен гомер буе алдырабыз, барлык вакыйгаларны нәкъ “Үзән” гәзитеннән укып беләбез. Авыл җирендә яшәгәнлектән, авыл эшчәннәре турындагы язмаларны яратып укыйбыз. Киләчәктә дә гәзит битләрендә алдынгы эшчәннәр, үрнәкле гаиләләр, оста куллы кешеләр турында мәкаләләр, авыл җирендә яшәүчеләр, яшьләр өчен нинди ярдәм чаралары булуы турында күбрәк мәгълүмат бирелсә, яхшы булыр иде.

Венера Гафарова язып алды.

Гәзитле дә, бүләкле дә булдым
Гәзитле дә, бүләкле дә булдым
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: