Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Матбугат
19 июль , 11:26

Гәзитне кунак көткәндәй көтәбез

Юнысова Роза Фәтхлислам кызы, Иске Муса авылы:

Гәзитне кунак көткәндәй көтәбез
Гәзитне кунак көткәндәй көтәбез

- Иске Муса авылында колхозчылар гаиләсендә туганмын. Әти-әнием җырларга һәм биергә әвәс иделәр. Мин дә аларга охшап, башлангыч сыйныфларда укыганда ук җыр-моң сөючеләр өчен оештырылган түгәрәккә йөри һәм авыл клубында үткәрелгән төрле чараларда, концертларда чыгыш ясый башладым.

Якты Күл авылы егете Айрат Фәрит улы белән өйләнешеп, Уфага яшәргә киттек. Гаиләдә Рөстәм исемле улыбыз туды. Бераз вакыттан соң, шәһәр тормышын ошатмыйча, Иске Мусага кайтып, йорт салып кердек.

Авыл клубында тәүдә методист, аннары клуб директоры вазыйфасын башкардым. Авыл халкы өчен төрле чаралар оештыра, концертлар куя идек. Күрше авылларга да барып чыгыш ясадык. Клубта “Серле йомгак” түгәрәге оештырып, авыл халкын күз явын алып торган тапочка, итекләр, сумкалар, төрле курчаклар бәйләм бәйләргә өйрәттек.

Бүгенге көндә хаклы ялдамын. Бакчамда яшелчә-җимеш, ихатамда чәчкәләр үстерергә яратам. Рөстәм улым гаиләсе белән килеп хәлемне белешеп, ярдәмләшеп торалар. Ике оныгым, ике оныкам миңа боегырга ирек бирмиләр. Аларның уңышларына шатланып бетә алмыйм. 

Район гәзитенә килгәндә, без аны элек-электән алдырабыз, яратып укыйбыз. Әнием дә “Үзән” гәзитен алдырмый калганы юк. Гәзиттә барлык кирәкле мәгълүмат та бар, төрле вакыйгаларны да аннан укып беләбез. Янәшәдә яшәгән кешеләрнең тырыш хезмәте, яшәеше хакында уку күңелемә якын. Районыбыз спортчыларының казанышларын укып горурланам. Үрнәкле гаиләләр турында күбрәк язсагыз иде.

Бүләк отуымны ишеткәч, шатландым. Редакция хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим, район гәзите безне күп еллар куандырсын иде.

Венера Гафарова язып алды.

Гәзитне кунак көткәндәй көтәбез
Гәзитне кунак көткәндәй көтәбез
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: