Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде

Авылларны төзекләндерү – гомум эш дип исәпләп, Яңа Кыешкы авылы халкы коены ремонтлап, тирә-ягын буяп та куйдылар. 

Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде
Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде

Яңа Кыешкы авылындагы һәрбер йортка су үткәрелгән. Урамдагы коега ихтыяҗ юк та кебек. Ләкин авылда элеккедән килгән изге йола яши - туйларда килен бирегә көянтәләп суга килә. Ул үзенә күрә авылыбызны ямь биреп тора иде. Ләкин коеның түбәсе тузан, ул да селкенеп тора, буяулары купкан иде.

Авыл халкы старостаФәритСираҗетдиновҗитәкчелегендә колонканы яңартырга дигән карарга килделәр. Аны искебуяуданчистартып, түбәсен һәм коймасын буяп та куйдылар. Авыл тормышына битараф булмаган кешеләрнең барсына да рәхмәт.

Киләчәктә дә туйлар күбрәк булсын, ә киленнәр нәкъ бу коега килеп, тәмле су алсыннар иде.  

Фәнзия Өмәтколова.

Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде
Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде
Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде
Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде
Яңа Кыешкы авылында кое төзекләндерелде
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: