Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гәзитне алдырам, яратым укыйм

Гомәрова Фатыйма Фәттах кызы, Яңа Кыешкы авылы:

Гәзитне алдырам, яратым укыйм
Гәзитне алдырам, яратым укыйм

- Үземне белгәннән бирле район гәзитен алдырып, яратып укыйм. Аның килгәнен түземсезләнеп көтеп алам. Гәзиттә булган барлык мәкаләләр, язмалар, махсус битләр бик ошый. Шигырьләрне дә яратып укыйм. Барыннан да бигрәк район яңалыклары нык кызыксындыра. Әлбәттә, үрнәкле гаиләләр, алдынгы эшчәннәр, кул осталары, хөрмәткә ия ветераннар турында укырга бигрәк тә яратам.

Үзем Яңа Кыешкы авылында тудым. Әти-әнием колхозчылар иде. Әнием чөгендер утады, әтием фермада маллар карады. Мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, мин дә читкә чыгып китәргә теләмәдем, фермага эшкә бардым. Гомер буе фермада сыер савучы булып эшләдем. Шәхси хуҗалыгыбыз да зур булды, шуңа да гәзит укырга вакыт юк иде.

Хәзер хаклы ялдамын, шуңа да гәзитнең башыннан азагына кадәр укып чыгам. Элек квитан­циянең күчермәсен җибәргәнем юк иде. Бу юлы мин дә бәхетемне сынап карарга булдым һәм бүләк оттым. Моңа мин бик шатмын. 

Тормыш иптәшем Мөнир белән ике кыз, бер малай үстердек. Инде балалаларымның үз гаиләләре бар. Аллага шөкер, җиде оныгым, бер туруныма шатланып бетә алмыйбыз.

Гәзитне алдырам, яратым укыйм
Гәзитне алдырам, яратым укыйм
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: