Үзән
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 гыйнвар 2020, 11:55
Төбәк вузларына кабул итүнең контроль саннарын арттырачаклар
Русия Президенты Владимир Путин 15 июньгә кадәр хөкүмәткә югары белеме булган белгечләргә мохтаҗлык кичергән төбәкләрдә вузларга кабул итүнең контроль саннарын арттыру мәсьәләсен карарга кушты. Бу турыда Кремльнең сайтында хәбәр ителә.#ВладимирПутин
“Югары белем алуның уңайлылыгын саклау максатында 2021 елның 1 сентябреннән башлап Русия Федерациясенең башлыча югары белемле белгечләргә мохтаҗлык кичергән субъектларында урнашкан югары белем бирү учреждениеләрендә, мондый оешмаларның инфраструктурасын үстерүне дә исәпкә алып, бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итүнең контроль саннары күләмен арттырырга”, - диелә документта. Бу бурычны үтәүгә президент 2020 елның 15 июненә кадәр вакыт бирде.
#ВладимирПутин
#ЮгарыБелемАлу
Яңалык чыганагы:
https://futurerussia.gov.ru
31.01.2020
Алия Вахитова
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru/articles/m-garif/T-b-k-vuzlarina-kabul-it-ne-kontrol-sannarin-arttirachaklar-101457/
Читайте нас:
Новости партнеров
Лена ханым: "Улымды онотмайҙар"
На уровне молекул
Салкын тигәндә мунча керергә ярыймы?