Новости
17 Марта 2020, 06:57

“Ил сакчылары, алга!”

Стәрлетамак шәһәрендә “Ил сакчылары, алга!” дип исемләнгән Бөтенрусия спорт-мәгариф уены үткәрелде.

Безнең районнан 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучыларыннан торган команда (җи­тәкчеләре В.В.Шинов һәм Ф.Ф.Гә­рәева) катнашты. Катнашучылар робототехника, туган якны өйрәнү, киртәләр кыры, капитаннар бәйгесе, экология, юл хәрәкәте хәвефсезлеге һәм нәсый­хәтчеләр конкурсы кебек сынауларны үтәделәр.
Безнең команда Стәрлетамак укучыларыннан бик азга гына калышып, икенче урын яулады.
Эльвира Баязитова.
Читайте нас