Русиянең даими халкы өчен - 33. Беренче 23 җаваптан үзең турында кечкенә генә хикәя килеп чыга. Җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем - болар барысы да исәпкә алуның аерым сораулары. Яшәү өчен акча чыганакларын (әмма керем күләме түгел) сораячаклар, нинди телләргә ия булуыгыз һәм сездә ничә бала булуы турында сөйләргә туры киләчәк.
Тагын ун сорау яшәү шартларына кагыла, һәм барысына да диярлек җавап вариантлары бар. Торак бина тибын, мәсәлән, шәхси йорт, фатир, гомумторак билгеләп үтәргә кирәк булачак. Йорт салу вакытын сайларга. Торакның гомуми мәйданын әйтергә. Шулай ук төзекләндерү типларын билгеләргә. Мәсәлән, үзәк җылытумы яки электр энергиясе беләнме. Русиядә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре бары тик җиде сорауга җавап бирәчәк. Бу җенес, яшь, даими яшәү иле, Русиягә килү максаты һәм биредә күпме яшәүләрен, туган илләрен һәм нинди дәүләтнең гражданнары булуын күрсәтү мөһим булачак.
Эльвера Шакирова.