Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Профилактика
11 июль , 13:45

“Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте”

“Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте” дигән мошенниклык схемасына эләккән курьер Нефтекама полициясенә килде.

“Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте”
“Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте”

Кыз Интернет аша өстәмә эш эзләп, җинаятьтә катнаша язды. 

Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлегенә уку йортларының берсендә укучы 20 яшьлек студент 110 мең сум акча салынган пакет алып килә. Ул бу акчаны Нефтьчеләр урамында яшәүче өлкән яшьтәге хатыннан алдым дип сөйли. Ачыклануынча, өстәмә эш белән кызыксынган кыз социаль челтәрләрдә читтән торып эшләү турында белдерү таба һәм күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратып, аларның шартларына ризалык бирә. Тиздән аңа: “Бер адрес буенча барып, акча алырга һәм күрсәтелгән счетка күчерергә” дигән беренче йөкләмә бирелә.

Шунда ук кыз күрсәткән адрес буенча полиция хезмәткәрләре 85 яшьлек пенсионер әби яшәгән фатирга баралар. Әби полиция хезмәткәрләре килүенә бик гаҗәпләнә һәм стационар телефонга билгесез кешенең шалтыратуын һәм кызының юл һәлакәтенә эләгүе турында хәбәр итүе турында сөйли. Якын кешесенең гомерен саклап калу өчен ашыгыч рәвештә акча түләргә кирәк дип ышандыралар. Берникадәр вакыттан соң, фатирга курьер кыз килә, әби аңа, килешү буенча, 110 мең сум акчасын бирә.

Олы яшьтәге хатынның артык дулкынлануы, юл һәлакәтенә очраган кызының хәле турындагы сораулары курьерда шик уята. Шул вакытта студент кыз банкоматка бармаска карар итә һәм полицигә юл тота. Әлеге вакытта акча алданган гражданкага кайтарып бирелә.

Теркәлгән факт буенча билгесез кешеләргә карата РФ Җинаятьләр кодексының 30 статьясы 3 бүлеге һәм 159 статьясы 2 бүлеге буенча мошенниклыкка омтылу турында җинаять эше кузгатылды.

Полициягә акчаларын кайтаруда ярдәм иткәне өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлек начальнигы урынбасары юстиция подполковнигы Марат Шакиров студент кызга рәхмәт белдерде.

Хөрмәтле гражданнар, уяу булыгыз, өлкән яшьтәгеләргә мошенниклык фактлары турында мәгълүмат җиткерүегезне, таныш булмаган кешеләр белән аралашмауларын һәм акча бирмәүләрен аңлатуыгызны сорыйбыз.

Сөмбел Вәлиева, Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре буенча бүлеге.

 

“Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте”
“Туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте”
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: