Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

“Намус кушканча эшләдек”

Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара. Аларның һәркайсының үз язмышы һәм гомере буена саклап йөрткән үз хатирәләре бар.  

“Намус кушканча эшләдек”
“Намус кушканча эшләдек”

Балачагы

Кырмыскалы авылында яшәүче балачагы сугыш чорына туры килгән Равия Булатовага да тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә.

– Сугыш башлангач, барлык-ир-егетләре дә фронтка алдылар. Без дә әтиебезне күз яшьләре түгеп сугышка озатып калдык. Җиде бала белән ялгызы калган әниебез безне ач итмәс өчен көне-төне эштә булды, безгә алабута ипиләре, басулардан черек бәрәңге җыеп, аннан кәлҗемә ясап пешереп ашата иде. Ул вакытта аяк киеме юк, чабатадан йөрде халык, өскә кияргә дә ике-өч кешегә бер кием. Авылда калган хатын-кыз урак урды, чөгендердә эшләде. Бераз үсә төшкәч, без дә әнигә булышырга басуга чөгендер утарга бара идек. Авыр еллар иде, шулай да әниебез һәрвакыт: “Бар да яхшы булыр, сугыш бетәр, әтиегез кайтыр, тормышыбыз җайланыр”, - дип безне тынычландыра иде. Шулай булды да, әтиебез сугыштан исән-имин йөреп кайтты. Колхозда лесник булып эшләде. Әкренләп ашлык үстерә башладылар, аны тегермәндә тартып, әни ипи пешерде. Хәзер, Аллага шөкер, тамак тук, нәрсә кирәк – шул бар.

Башлангыч сыйныфларны Актүбә авылында укыдым. Аннары Иске Муса мәктәбенә җәяүләп йөреп ун сыйныф белем алдым. Әти күтәртмәле чабата ясап бирде. Чабата аякны кыра, кичкә кадәр безнең тәпиләребез канап бетә иде. Мәктәптә суык, сыйныф бүлмәсен салам ягып җылыталар. 3-4 сәгать узганнан соң, ул тәмам суынып бетә. Кыш көне пима, бияләйләрдән утырдык. Яза торган карабыз салкында туңа, әлеге кебек язарга дәфтәр юк, иске китап битенә кош канаты белән яза идек. Мәктәптә туңып, өйгә җылынырга дип кайтсак, анда да шундый ук суык көтә, - дип сүз башлады Равия Мәхмүт кызы.

Хезмәт сөюе – гаиләдән

- Җәй көне Актүбәдән алты чакрым ераклыкта урнашкан Илтуган басуына тары утарга йөредек. Кулыбызда бәйләм, барганда да, кайтканда да бәйлибез. Челтәр дә, шәл дә бәйләдек, чигү дә чиктек. Мендәр, самавыр япмаларын әле булса кадерләп саклыйм. 

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Уфа шәһәрендәге Кооператив техникумына укырга барып кердем. Ләкин әти моңа риза булмады, шулай итеп алты айдан соң укуымны ташларга туры килде, - ди ул сүзен дәвам итеп.

Аннары кыз бераз вакыт Бозаяз авылындагы “Госстрах”та секретарь булып эшләп ала. Оешманы Талбазы авылына күчергәч, кыз Кырмыскалы авылының “Карлыман” артелендә тегүче булып эш башлый. Аннары аны “Көнкүреш хезмәтләндерү йорты” дип үзгәрттеләр. Көнкүреш йортының гөрләп торган чагы була. Яңа фасон күлмәк яки фуфайка тектерәсе, тиз арада чалбар, итәк кыскартасы булса, халык ательега йөгергән.

Гаиләсе

Булачак ире Алкин абый белән дә кыз шунда таныша. Яңа гына армия хезмәтеннән кайткан, озын буйлы, бөдрә чәчле солдат киемендәге егет юрган сырдырырга заказ бирергә килгән була. Бер күрүдә үк егет зифа буйлы, чибәр кызга гашыйк була. Өч ел ике яшь йөрәк дуслашып йөрегәннән соң 1960 елда яратышып өйләнешәләр. 

Яшь гаиләдә Илдар һәм Дамир исемле уллары туа. Өлкәне Илдар Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлап, 40 елга якын инде РФ “Роспотребнадзор” кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең БР буенча идарәсе территориаль бүлегендә эшли. 6-7 район белән эш итә. “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем йөретә. Бик күп наградалар белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Альфира дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли. “Киленем бигрәк уңган, “әни” дип өзелеп тора” дип Равия Мәхмүт кызы мактап алды. Лиана һәм Эльвина исемле кызлар үстерделәр. Эльвина да әтисе һөнәрен сайлап, Уфа дәваханәсендә эшли.

Алкин абый Механикалаштырылган күчмә колонна оешмасында 42 ел шофер булып эшләгән. Әмма Равия апага тормыш иптәше белән тигез картаерга насыйп булмый – 1996 елда Алкин абый бу дөньядан иртәрәк китеп бара. Ә соңрак язмышы Равия апага тагын да сынау җибәрә - гаилә корып, гөрләтеп дөнья көткәндә улы Дамир да вафат була. Газиз баласын югалту иң зур хәсрәт, әмма сугыш елларын, аннан соңгы авырлыкларны кичерә алган анага Ходай Тәгалә сабырлыгын, түземлеген бирә.  

Хөрмәт – иң зур бүләк

Равия Мәхмүт кызы Көнкүреш йортында эшләүгә 40 ел гомерен багышлаган. Бурычларын җиренә җиткереп башкарганы, намуслы һәм гадел булганы өчен медальләргә һәм бик күп Мактау грамоталарына лаек булган. Алар арасында “В.И.Ленинның тууына – 100 ел”, “Тугызынчы бишьеллык” медальләре һәм БР Профсоюзлары Өлкә комитетының Мактау грамотасы да бар. “Хезмәт ветераны” дигән дәрәҗәле исемгә ия.

- Коллективыбыз бик тату булды. Ул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләремне, бигрәк тә хуҗабыз Мөслимә Хисаметдинова, склад мөдире Рима Яфаева, Төкен авылыннан Венера Вәлиева, Бекеттан Глүсә Ковалева һәм Бельский, Карлыман совхозы, Подлуб, Иске Бәбеч, Бозаяз, Ефремкино авылларындагы “приемщицалар”ны еш кына сагынып искә алам, - ди Равия апа, сүзен тәмамлап.

Тормышның ачысын-төчесен татыган, сабый чаклары сугыш чорына туры килгән буынның тырышлыгы һәм түземлеге безгә үрнәк алырлык. Ә Равия апаның бүгенге көне бик бәхетле - тормышы бөтен, балалары кадер-хөрмәттән өзми, гел янәшәсендә бөтерелеп торалар.

Гомере буе эшләргә күнеккән тынгысыз кеше буларак, ул бүген дә тик утыра белми, бакчасы зур, кош-кортлар үстерә, балаларын һәм оныкаларын тәмле ризыклар белән сыйлый.
Равия апа Булатовага җан тынычлыгы һәм сәламәт тормыш телик, балалары һәм оныкалары сөендереп кенә торсын.

Венера Гафарова.

Фотолар гаилә архивыннан алынды.  

“Намус кушканча эшләдек”
“Намус кушканча эшләдек”
“Намус кушканча эшләдек”
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: