Үзән
+12 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Картлыгы бәхетле аның

Кырмыскалы авылында яшәүче Клара апа Нафикованы (Байгилдина) белмәгән кеше юктыр. Байтак еллар инде ул дин юлында – биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота, мәрхүмнәрне кадерләп соңгы юлга озатырга, төнәтергә йөри. Хаклы ялга туктаганчы ул 40 елдан артык төзелеш тармагында эшләгән.

Бала һәм үсмер чаклары

Аның турында язарга дип килгәнне әйткәч, Клара апа хатирәләргә бирелде.  

- Әтием Зөлфәр тумышы белән – Үтәгән, әнием Карлыман авылыннан булганнар. Юклык вакыт, өйләнешеп, туган авылларыннан Ташкент тарафларына чыгып китәләр. Көтмәгәндә явыз дошман илебезгә басып керә һәм әтием сугышның беренче көненнән үк илне сакларга фронтка юллана. 1941 елның сентябрендә мин һәм Тамара исемле игезәк кызлары туа. Ләкин Тамара ике яшендә чирләп үлеп китә, - дип сүз башлады әңгәмәдәшчем. 

Берничә айдан соң әтисенең һәлак булуы турында хәбәр килә, әнисе Мәрзия кечкенә кызы белән ялгызы торып кала. Чит җирдә җәфалы яшәгәнче дип кире Башкортстанга кайталар һәм әнисенең туган авылында – Карлыманда яши башлыйлар.

- Сугыш алып килгән авырлыклар әле дә онытылмый. Барлык хатирәләр искә төшә дә: “Әй, Аллаһым нинди көндә яшәгәнбез. Ничек түзгәнбез, каян сабырлыклар алганбыздыр”, дип уйлап куям. Авыр вакытлар иде, юклык заман. Ашарга ипи, кияргә кием, ягарга утын, лампа яндырырга керосин юк. “Әтием юк” диеп елап утырырга туры килмәде, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем, тырыштым, гомер буена эшләдем. Ачлык-ялангычлыкны күп күрсәк тә, салкын кышларда туңып яшәсәк тә, әнием мине чын кеше итеп үстерә алды. Мәктәптә сигез сыйныф белем алдым, - ди ул, сүзен дәвам итеп. 

Хезмәт еллары онытылмый

1959 елда 17 яше тулгач, кыз ахирәте Резида Кәримова белән Карлыманнан Кырмыскалыга килеп штукатур-маляр булып урнашалар. Магомед Магомедов аларны эшкә ала. Кызлар бар тырышлыгын салып эшнең нечкәлекләренә өйрәнәләр. Хәтта эштән соң калып бетон коялар. Моның өчен аларга йөзәр сум акча түлиләр.

- Эшләгән чагымда һәрчак мактап тордылар, төрле бүләкләр биреп зурладылар, - ди ул тыйнак кына.

1965 елда үзе кебек үк тырыш Үтәгән авылы егете Венер Миңлегалим улына кияүгә чыгып, тату гомер итәләр, ике бала үстерәләр. Венер абый гомер буе шофер булып эшләгән, прокурор да йөреткән, Мәдәдият сараенда да, китапханәдә дә эшләгән, штукатур-маляр да булган.

Ә Клара апа барлык гомерен Механикалаштырылган күчмә колоннада эшләүгә багышлаган. Шул чорда районда гына түгел, республика буенча бик күп объектлар төзүдә катнаша ул.

- Барлык эшләр кул көче белән башкарылды. Эссеме яки чатнама суыкмы, коеп яңгыр явамы - эш туктап тормады. Ләкин бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенгәнем булмады. Эшемне бик яратып башкардым. Бәлки шуңадыр да мине бригадир итеп сайлап куйдылар. Төзүче хезмәте никадәр авыр булуы турында артык сөйләп тору кирәкмидер. Әзер измәне машина белән алып киләләр, ә без аны “носилкалар” белән ташый һәм стеналарга сылап, тигезли идек. Эш җиңел түгел, әлбәттә, физик көч таләп ителә. Кич арып-талып кайтып, егыла идек. Аның каравы, үз эшеңнең нәтиҗәсен – матур һәм чиста бүлмәләрне, тигез стеналарны күргәч, барлык арулар кул белән юып төшергән кебек була. Бригадада барсы да яшь булуларына карамастан, алар үтә дә тырыш иделәр. Озак еллар Сәкинә Шәрәфетдинова, мастер Римма Хәмитова, Нурия Исхакова, Рәсилә Гәрәева, Альмидан Гомәрова, Гүзәл Гыйльманова, Зөлминә Ильмурзина, Зәйтүнә Низаметдинова белән бер гаилә кебек, бик тату эшләдек. “Карлыман” совхозында, “Урал” колхозындагы комплекслар, районның хәрби комиссариаты, Бишаул-Уңгар, Шәйморат, Бозаяз, Иске Шәрәй, Камышлы, Николаевка, Булгак авылларында мәктәпләр, Илтуган авылындагы клуб, район үзәгендәге 2нче санлы мәктәп, балалар бакчалары, Карлыман һәм Кырмыскалы авылларында йортлар һәм башка объектлар төзелешендә безнең өлеш зур. Ял һәм бәйрәм көннәрендә дә чыгып эшләгән чаклар күп булды. Беребез дә зарланмады, чөнки объектны тизрәк тапшырырга кирәклеген һәркем аңлый идек. Үзебезнең генә түгел, күрше Иглин районында, Шакшада эшләргә туры килде, - ди ул.

Озак еллар намуслы эшләгәне өчен җитәкчелек тарафыннан төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, дипломнар, Социалистик ярыш алдынгысы билгеләре белән бүләкләнгән, СССРның хезмәт ветераны исеменә ия.  

Кызганычка каршы 50 ел бергә тормыш йөген тарткан тормыш иптәше Венер абый гына бүген безнең арада юк инде.

- Бик яхшы кеше иде, иртәрәк китте шул бу дөньядан, - ди Клара апа, бераз сагышланып.

Халыкка нур өләшә

Бүген Клара апа авылның ихтирамлы кешесе. Мөмкин булганча мөселман дини кануннарын тотып, әдәплеккә Пәйгамбәребез өйрәткәннәргә иярергә тырышучылардан. Моннан ун ел элек мәчеткә йөри башлаган, догалар укырга өйрәнгән. Атна саен җомга намазын калдырмый. 

- Һәр намазымны вакытында укыйм, бер Аллаһымнан илләргә-көннәргә тынычлык, балаларга, бар кешеләргә иман-тәүфыйк, бәхет теләп догалар кылам. Олы яшькә җитүемнең сере дә булганына шөкер итеп яши белүдәдер, минемчә. Бер дә зарланмыйм, зарлана белмим мин, ничек булса, шуңа риза булып яшәдем.

Тормыш иптәшем белән 50 ел бергә гомер иттек. Бер ул һәм бер кыз үстердек. Улым Марат Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында физкультура укытучысы, тормыш иптәше Зинәйдә сатучы булып эшли. Ринат һәм Регина исемле игезәк балалар үстерделәр, инде алар да гаиләле.

Кызым Әминә дә сатучы. Тормыш иптәше генә иртәрәк үлеп китте. Кызы Лилия кияүдә, малай үстерә. Яшьләргә киңәшем шул: сабыр булырга, бер-береңне хөр­мәт итеп яшәргә кирәк, - ди ул сүзен йомгаклап.

Авыр сынаулар чыныктыра, яшәүнең, хәзерге мул тормышның кадерен белергә өйрәтә. Клара Зөлфәр кызы бүгенге көнгә шөкер итеп, ихлас рәхмәтләрен укый. Озын гомеренең һәр мизгелен кадерләп искә ала ул. Мине дә: “Аллаһның рәхмәте яусын, балаларыгызның игелеген күреп, тигезлектә картаерга язсын”, дип теләкләр теләп озатып калды.

Венера Гафарова.

Автор фотосы.  

 

Картлыгы бәхетле аның
Картлыгы бәхетле аның
Картлыгы бәхетле аның
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: