Балачак хатирәләре
Касыйм Лотфулла улы күп балалы гаиләдә туа, ун бала үсәләр. Әтисе Лотфулла Зиннәтулла улы сәүдә өлкәсендә эшләгән. Абдрафиковларның гаиләсенә районның төрле авыллары буйлап күчеп йөрергә туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аларның гаиләсе Кырмыскалы авылында яшәгән була. Бәләкәй булуга карамастан, ачлык-ялангачлык елларны Касыйм Лотфулла улы яхшы хәтерли.
- 1942 елның мартында әтине фронтка алдылар. Ул вакытта миңа сигез яшь иде. Шул елның июнендә әни әтиебезнең һәлак булуы турында хат ала. Икенче елда абыем да сугышка китте, - дип хәтерли әңгәмәдәшчебез.
2007 елда Касыйм Абдрафиков улы Иршат белән әтисе җирләнгән урынны эзләп табалар.
- Районның хәрби комиссариатыаша әтиемнең кайда һәлак булганын белешә башладык.ВоронежөлкәсенеңКолыбелкаавылындада һәлак булган сугышчыларның фамилияләре күрсәтелгән туганнар каберлеге табылган.Совет солдатларыныңәсирлеккә эләгеп, дошманнар тарафыннан атып үтерелүе ачыкланды, - дип өстәде ул.
Аның балачагы, сугышның барлык балалары кебек үк, колхоз кырларында уза. Сугыш елларының барлык авырлыкларын бөтен ил белән бергә кичерә. 1942 елда районда шикәр заводы төзелә. Колхозларда чөгендер чәчә башлыйлар һәм олысын да, кечене дә чөгендер утауга җәлеп итәләр. Ул да колхозда әнисе Фатыйма Кашшаф кызына басуда чөгендер утарга, уңыш җыярга ярдәм итә.
Касыйм Лотфулла улы 1951 елда җиденче сыйныфны тәмамлый. Шикәр заводына эшкә урнаша, ә сезон арасында тимерлектә тимерче ярдәмчесе булып эшли.
Укытучы – бөек исем
1953 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар. Дүрт ел авиация частенда - бер ел Латвиядә, аннары Польша Республикасының Шпротава шәһәрендә хезмәт итә. Аннары кече авиация белгечләре мәктәбен тәмамлап, истребитель механигы була. Демобилизацияләнеп, туган ягына әйләнеп кайта һәм шикәр заводына эшкә урнаша. Прибельский авылында кичке мәктәпне тәмамлый. Читтән торып Башкорт дәүләт университетының тарих факультетына укырга керә.
1972елда аны Прибельский мәктәбенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшләргә чакыралар.1979елда Сарт-Науруз сигезьеллык мәктәбе директоры вазыйфасына тәгаенләнә.Бер елдан, гомуми белем бирү учреждениесе ябылганнан соң, Прибельский урта мәктәбендә, соңрак Шәрипкол мәктәбендә укытучылык эшчәнлеген дәвам итә, анда лаеклы ялга кадәр эшли.
Гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Касыйм Абдрафиков укучыларын, мәктәпне һәм хезмәттәшләрен җылылык хисе белән искә ала.
Мәхәббәттә һәм татулыкта
Касыйм Лотфулла улы Иске Шәрәй авылы кызы Насиха Дилмөхәммәт кызы белән өйләнешеп, 67 ел күркәм гомер итәләр. Тормыш иптәше барлык гомерен Прибельский сөт-консерва комбинатында бухгалтер булып эшләүгә багышлаган. Венера, Гөлнара һәм Иршат исемле балалар үстергәннәр. Инде аларның үз гаиләләре бар. Ләкин туган йортларын онытмыйлар, әледән-әле килеп, әти-әниләренең хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп торалар.
Өлкән кызы Венера тормыш иптәше Фәрит белән Ишембай шәһәрендә яшиләр. Иршат улы тормыш иптәше Резеда белән Уфа шәһәрен үз иткәннәр. Кече кызлары Гөлнара тормыш иптәше Азат белән башкалада гомер итәләр.
Касыйм Абдрафиковның тормышында гаилә, балаларга сакчыл мөнәсәбәт, татулык, үзара аңлашу һәм мәхәббәт – иң мөһиме булды. Бүгенге көндә Касыйм Лотфулла улының биш оныгы һәм дүрт туруны бар.
“Озын һәм бәхетле гаилә тормышының сере нәрсәдә?” - дигән сорауга, ул: “Бер-береңә карата игелекле булырга, үзеңнең икенче яртыңны аңларга, яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк” дип җавап бирде.
Касыйм Лотфулла улы фикеренчә, озын гомерлелекнең нигезе -сәламәт тормыш алып бару, актив булу, эш сөю, начар гадәтләр белән дус булмау.
Без Касыйм Абдрафиковны күркәм юбилее белән котлыйбыз, аңа һәм якыннарына ныклы сәламәтлек телибез.
Галия Кәримова.