Үзән
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомерен почта хезмәтенә багышлаган

Ел саен 9 июльдә почта элемтәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Кырмыскалы авылында яшәүче Рәзилә Алачева да бар гомерен почта бүлекчәсендә эшләүгә багышлаган. Ул балачактан сайлаган һөнәренә тугры калып, менә кырык ел инде бер урында тырышып хезмәт итә.  

Гомерен почта хезмәтенә багышлаган
Гомерен почта хезмәтенә багышлаган

Бала чактан бу һөнәрне яраттым

- Почтальон һөнәрен балачактан яраттым, чөнки әнием Зәбирә Зиннур кызы Алайгыр авылында хат ташучы булып эшләде. Без гаиләдә биш кыз һәм бер малай үстек. Үсеп кул арасына керә башлау белән әти-әниемнең бар эшләрендә дә ярдәмләшә идек. Абыема һәм апаларым үсеп чыгып киткәнгә күрә, Аида апам белән миңа гәзит-журналлар таратырга туры килде. Әнием безгә урамнарны бүлеп бирә торган иде. Ул заманда матур-матур открыткаларның, хатларның, гәзит-журналларның күплегенә исең китәрлек. Шул йөкне почта сумкасына тутырып күтәреп тә йөрергә кирәк бит. Әниемә ярдәм итү теләге көчле булганга күрә, башлангыч сыйныфларда укыганда ук өйдән-өйгә гәзит-журналлар тарата башладым. Үсә төшкәч, пенсия акчасын да әнием гәзиткә төреп, аның тышына исемнәрен язып җибәрә иде. Әле булса, ничек балага акча эшен ышанып тапшыргандыр, дип уйлыйм.

Радиосы булганнардан 40ар тиен акча җыеп радио ноктасы өчен почта элемтәсенең планын да үти идек бит әле (елмая). Солдат әниләренә хатлар тарату күңелле булса, кешеләрнең үлеме хакында телеграммалар тапшыру күңелгә авыр иде, - дип ихлас хатирәләргә бирелде Рәзилә Миңнулла кызы.

Балачактан яңа гына басылган гәзит-журналларның, открыткаларның исенә гашыйк булган Рәзилә Миңнулла кызы унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Чиләбе өлкәсендәге техник училищега барырга карар итә. Безнең районнан дүрт кыз - Карлыман авылыннан Миңсылу Килмәкова, Гөлзифа Кулгунина, Зөлфия Галина бергә укыйлар. Ялга зур бәйрәмнәрдә генә кайтып йөреп, ике ел ярым гомумторакта яшиләр. Күңелле студент еллары шулай сизелми дә үтеп китә. 

Кулда – көтеп алган диплом

Кызлар диплом алганнан соң барсы да районга кайтып, төрлесе-төрле авылга эшкә тәгаенләнә. Ул елларда яңа укып кайткан белгеч өч ел отработка үтәргә тиеш була.

Районда ул вакытта 33 почта бүлекчәсе эшли. Тәүге елларда Рәзилә Миңнулла кызы ай саен бер почта начальнигын ялга җибәреп, аларның урыннарында эшләп тора.

Районның почта бүлекчәсендә урын бушагач, аны посылкалар кабул итү буенча оператор итеп алалар. Аңа почта начальнигы Рим Әһлетдинов, Гөлсимә һәм Ягафәр Мортазиннар белән озак еллар эшләргә, алардан тәҗрибә тупларга туры килә. 

Арытабан тырыш кызны страховка участогы начальнигы итеп тәгаенлиләр. Ул гәзит-журналларның вакытында барып җитүе өчен җаваплы була. Эше тынгысыз һәм авыр булуга карамастан, ул бар күңелен салып башкара. 

Заман башка – заң башка

Еллар үтү белән почта бүлекчәсе дә заманга яраклашып үсешә. Почта хезмәте элек-электән гәзит-журнал таратуга гына нигезләнсә, соңгы елларда халык почта аша салымнарын, “IP”га, интернетка, электр энергиясенә, төрле штрафтарын, капиталь ремонт, кәрәзле бәйләнеш, фатиры өчен һәм торак страховкасын да шунда түли.

Заман кушуы буенча, Рәзилә Миңнулла кызы да 2001 елда читтән торып Уфа статистика, информатика һәм исәпләү техникасы колледжын тәмамлый. Компьютерны яхшы үзләштергән, барлык операцияләрне яңа технологияләр ярдәмендә башкара белгән хезмәткәргә почта бүлекчәсе документтарының үтәлешен тикшерү буенча контролер эшен ышанып тапшыралар.

Менә унбиш ел инде Рәзилә Алачева пенсияләр һәм пособиеләр тарату буенча участок начальнигы вазыйфасын үти. Бу эшендә дә ул төгәллек һәм тәртип ярата.

Яраткан эш – ярты бәхет

Тырыш һәм эшенә җаваплы караган хезмәткәрнең эше җитәкчелек тарафыннан билгеләнә бара. Шул дәвер эчендә Рәзилә Миңнулла кызы күпсанлы грамоталар һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. 55 яшьлек юбилее уңаеннан БР Федераль почта элемтәсе идарәлегеннән хезмәт бурычларын лаеклы үтәгәне өчен Мактау тактасына кертү турында таныклыкка ия була. Хәтта урындагы телевидение аның турында репортаж да төшергән.

- Эшемне яратып башкарганга күрә, авырлыклар бер дә тоелмый. Кырык елга якын почта бүлекчәсендә эшләү мине күп нәрсәгә өйрәтте. Хезмәттәшләремә дә игътибарлыклары, һәрчак ярдәмгә килергә әзер торулары өчен рәхмәтлемен, - ди Рәзилә Миңнулла кызы.

Уллары - таянычы

Яраткан эш – ярты бәхет булса, яраткан һөнәрләре буенча белем алып, эшләп йөрегән уллары Альгиз һәм Илгизәрнең уңышлары тагы да куанычлар өсти. Улы Альгиз Башкорт дәүләт университетының геофизика факультетын, соңыннан магистратураны тәмамлап, башкала җәмгыятьләренең берсендә начальник урынбасары булып эшләп йөри. Илгизәр шул көннәрдә Уфа дәүләт нефть техник университетын укып бетеп, диплом алырга тора.

Рәзилә Миңнулла кызы уллары өчен хәстәрлекле әни. Кайткан чакларында тәмле ашларын, татлы ризыкларын пешереп улларын каршы ала, озатып кала. 

Менә шулай, мәкалә героена карап, яраткан эшең, гаиләң булу зур бәхет икәнлегенә тагы бер тапкыр инанасың.

Рәзилә Миңнулла кызын һәм барлык почта хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Бар кешеләргә дә шулай эшләреннән кинәнеч алып, тормыш куанычларына сөенеп яшәргә язсын.   

Гөлчәчәк Алачева.

Фәния Сәлимгәрәева фотосы.

Гомерен почта хезмәтенә багышлаган
Гомерен почта хезмәтенә багышлаган
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: