Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Лаеклы тормыш юлы

Кем генә үзенең укытучыларын зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Минемчә, һәркай­сыбызның иң матур балачак хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп еллары белән бәйле. Авылыбызның олы хөрмәткә лаек кешесе - мәгариф ветераны, сугыш чоры баласы Флюра Әлимгафарова (кыз фамилиясе Әхмәрова) шул көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгели.

Лаеклы тормыш юлы
Лаеклы тормыш юлы

Тәүге адымнар

Флюра Кашфулла кызының бала һәм үсмер еллары хозур табигать кочагына урнашкан Урал авылында үтә. Әти-әнисе гади колхозчылар була. Башка чордашлары кебек үк, Флюра апа да ачлык-ялангачлык күреп, сугыш һәм аннан соңгы еллар авырлыгын татып үсә.

- Өченче сыйныфка кадәр үзебезнең Урал авылында укыдым, ә дүртенче сыйныфка Кырмыскалыга бардым. Ул вакытта мәктәп Пушкин урамында урнашкан һәм аның директоры Мотаһар Мөхәмәтшин иде. Бик күмәк йөри идек без авылдан. Авыр вакытлар иде: ашарга ипи, кияргә кием, ягарга утын, лампа яндырырга керосин, язарга дәфтәр, кәгазь-китаплар, каләмнәр дә юк.

Әтиебез труд армиясендә булды. Әни җыештыручы булып эшләде. Өч бала үстек без, мин – иң кечесе. Суыкта черек бәрәңге җыеп кайтабыз да, әниебез шуңардан безгә күмәч пешереп ашата иде. Хезмәт хакы исәбеннән аңа кукуруз оны бирәләр. Бәхеткә, сыерыбыз бар иде, катык-сөттән өзелмәдек.

Әти-әниләребез икесе дә бик тырыш һәм тәртипле булдылар, без дә аларның йөзенә кызыллык китермәдек, лаеклы яшәдек. Аларның киңәшләре, төпле сүзләре, кирәк вакытта усал булулары, таләпчәнлекләре юлыбызда һәрвакыт маяк булды. Шөкер, инде балаларыбыз һәм оныкларыбыз бездән үрнәк алып яшиләр, - дип сүз башлады Флюра Кашфулла кызы. 

Хыялы тормышка аша    

Апасы Хаҗәр читтән торып укып, тәүдә Иске Шәрәй, аннары хаклы ялга чыкканчы Иске Бәбеч мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Абыйсы Мөхәррәм Чиләбедә хәрби офицер булып хезмәт иткән. Флюра да апасы кебек укытучы булырга тели. 1951 елда мәктәпне тәмамлагач, бер ел Спирт заводында лаборантка булып эшләп ала. 1952 елда хыялын тормышка ашыру теләге белән К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт институтына юллана. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, чит телләр факультетына немец теле бүлекчәсенә укырга керә. Тырышып укыган, җәмәгать тормышында актив катнашкан кызны тиздән комсомол комитетына сайлыйлар. Шулай, тормышының тагын бер кызыклы чоры, мәшәкатьле һәм тынгысыз студент еллары артта кала. Кыз кулына югары белем турында диплом алып, Сахай авылы мәктәбенә эшкә кайта. Аны директор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Өч елдан соң эшенә зур җаваплылык белән караган, тырыш кызны район мәгариф бүлегенә инспектор итеп чакыралар.

Халык мәнфәгатенә

Тормыш иптәше Рифкать Зәйнәгыйтьдин улы белән бер ул һәм бер кызларына лаеклы тәрбия биргәннәр. Рифкать Зәйнәгыйтьдин улы Башкорт Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, ветеринария табибы һөнәрен алып чыккан. Хезмәт эшчәнлеген Күгәрчен районның баш ветеринария табибы вазыйфасында башлый. 1956 елда аны Кырмыскалы районының баш ветеринария табибы итеп билгелиләр. 1964 елда Шәйморатов исемендәге колхозы рәисе итеп тәгаенлиләр. Бу хуҗалыкта аңа күп кенә мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә. Аның максаты - авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл эшчәннәренең социаль-икътисадый тормыш шартларын яхшырту, хуҗалыкны саклап калу, авылдашларының социаль-икътисадый тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Ләкин Рифкать Зәйнәгыйтьдин улы авырлыклар алдында баш ия торган кешеләрдән булмый - сөенечле вакыйгалар, уңышлар белән рухланып, алга яңа максатлар куеп дәртләнеп эшли бирә. Һәм максатына ирешә дә. 30 ел дәвамында ул аның алмаштыргысыз җитәкчесе була.

Флюра Кашфулла кызы яшьтән үк зиһенлелеге, кызыксынучанлыгы, тынгысыз һәм тырыш булуы белән аерылып тора. Оста кулы һәр эшкә ята, һәр башлаган эшен ахырына кадәр җиткереп башкара.

Хезмәтенә җаваплы караган, һәр эштә төгәллек яраткан, гадел, таләпчән укытучы төрле җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша.

Тиздән ул район үзәгендәге 1нче санлы мәктәбенә немец һәм француз телләре укытучысы булып күчә. Район җитәкчелеге аның тырышлыгын күреп, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 1985 елда аны янә 1нче санлы мәктәпкә директор урынбасары итеп күчерәләр. 1989 елда 55 яшендә ул пенсиягә чыга.  

Шулай, тормыш йөген җигелеп тарткан, җәмәгать эшләрен һичбер авырсынмыйча башкарган изге күңелле Флюра Кашфулла кызының тормышы, эш тәҗрибәсе бик күпләргә үрнәк булып тора.  

Укытуда һәм балалар тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен Флюра Кашфулла кызы районның мәгариф бүлеге һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемгә ия.

Балалары – дәвамчылары

Өлкән улы Ришат Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Линия-производство идарәлегендә, тормыш иптәше Әлфия Федераль казначылыкның район буенча бүлегендә эшләде. Кызлары Алина тәүдә Юридик университетны, аннан аспирантураны тәмамлап, “Урал” хәйрия фондында эшли, Юридик университетта укыта. Улы Артур Уфа дәүләт Авиация техник университетын, магистратураны тәмамлаган. 

Алия Рифкать кызы Башкорт дәүләт медицина институтын, аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясен яклады, медицина фәннәре кандидаты, республиканың атказанган табибы дигән мактаулы исемгә ия, 1990 елдан бирле Уфа шәһәрендәге кардиоүзәктә эшли. Кызы Лилия Уфа дәүләт Авиация техник университетын тәмамлады, диссертация яклады. Кияүдә. 

Кызганычка каршы, 59 ел иңне-иңгә куеп яшәгән тормыш иптәше фани дөньядан китеп барган.

- Тормыш иптәшемне югалту бик авыр булды. Бик тырыш, эшенә җаваплы караган, таләпчән, эчкерсез кеше иде. Шунысы гына күңелгә юаныч - балаларыма һәм оныкларыма рәхмәт, мине кадерләп торалар, - ди Флюра Кашфулла кызы.

Юбиляр үзе укыткан, тормыш юлына җитәкләп алып кергән бихисап укучыларының да уңышларына сөенеп, борчуларын уртаклашып, хәлләрен белешеп яши.

- Мәктәптә эшләү өчен укучыларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яшәргә, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, күңелләрен аңлый белергә кирәк. Укыткан укучыларым инде үзләре нәнәй һәм картәти булдылар. Шулай булуга карамастан, алар мине онытмый. Бәйрәмнәрдә котлау сүзләре юллыйлар, үзләре дә килеп, хәлемне белешеп торалар, очрашуларга чакыралар.

Кайчандыр укучыларымның күңелләренә изгелек орлыклары сала алганмын икән, димәк, дөрес юлдан барганмын. Үзем укыткан укучыларымның уңышларын күреп чиксез шатланам, - ди гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Флюра Кашфулла кызы.  

Үз балаларын гына түгел, укучыларын да тигез яраткан, тигез күргән, ә иң мөһиме аларда хөрмәт хисе уята алган ул. Шуңа да бүген Флюра Кашфулла кызының өе бер генә минутка да кешедән өзелми. Алар белән бергә шатлана, кайгы-хәсрәтләрен бергә уртаклашып, төпле киңәшләре белән ярдәм итә.

Әйе, аларның гомер юлы бик авыр чорларга туры килгән, әмма алар тормыш сынауларын лаеклы үткәннәр. Әлеге көндә авылыбызның яме булып, безнең арада гомер итәләр.

90 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләргә килгән кунакларны ул шатланып каршы алды. Чиксез сөенечтән хәтта күзләре дә яшьләнде. Бүләкләрнең күплегенә, үзенә булган игътибарга сөенде.

Озак еллар балаларга белем биргән Флюра Кашфулла кызы бүген дә хәрәкәттә. Аңа 90 яшь бирмәссең дә. Бакчасы ялт итеп утыра, берсеннән-берсе матур чәчкәләр, гөлләр үстерә. Киләчәктә дә аңа балаларының һәм оныкларының хөрмәтендә озак еллар яшәргә язсын дип теләп калабыз.  

Венера Гафарова.

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

 

 

Лаеклы тормыш юлы
Лаеклы тормыш юлы
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: