Зәлифә Хөрмәтулла кызы 1944 елның 21 сентябрендә Сәвәләй авылында дөньяга килгән. Балачагы һәм үсмер еллары Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килә. Гаиләдә җиде бала – дүрт малай һәм өч кыз үсәләр. Ишле гаиләнең тормышы башкаларныкыннан бер дә аерылмый. Балалар бер-берсенә таяныч булып, ярдәмләшеп, тормыш авырлыкларына бирешми яшәргә өйрәнеп үсәләр. Әтиләре Бөек Ватан сугышына китеп, яраланып, икенче төркем инвалид булып кайта.
Бишаул-Уңгар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң кыз бер ел Иске Бәбеч урта мәктәбендә пионервожатый булып эшләп ала. Балалар белән бик тиз уртак тел таба, төрле чаралар оештыра, укуларында булыша.
- Минем укытучы һөнәрен сайлавымда районда чыккан “Хезмәт даны” гәзите булышлык итте. Әти-әнием гади колхозчылар булсалар да, укырга бик яраттылар, гомер буе район гәзитен алдырдылар. Аны без башыннан азагына кадәр укый идек. Гәзитнең бер санында Бәләбәй педагогия училищесына укытучылыкка укырга чакырулары турындагы белдерүне күреп калдым. Шулай итеп, мин балачак хыялымны тормышка ашырырга булдым. Имтиханнарымны уңышлы тапшырып, “Җәйнең матур аяз таңнарында” дигән җырны башкарып, кабул итү комиссиясе әгъзаларын таң калдырган идем әле мин, - дип сүз башлады Зәлифә Хөрмәтулла кызы.
Шаулы студент еллары тиз үтеп китә. Педагогия училищесында дүрт ел укыганнан соң 1966 елда ул юллама буенча Иске Кыешкы урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып кайта. Кечкенә балаларга белем бирү бик күп тырышлык сорый. Әмма авырлыклардан курыкмаган тырыш кыз һич кенә дә бирешми. Училищеда алган төпле белеменә таянып, һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын ачыклап, биремнәрне һәр укучының сәләтенә карап билгеләү алымын кулланып эш итә. Тырыш хезмәте белән балаларны, гомумән, кешеләрне яраткан кыз тиз арада укучылар сөюен, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый.
- Зәлифә апа безнең икенче әниебез кебек иде, ул һәр яклап безгә яшәү үрнәге булды, - ди аның элекке укучылары.
Шуңа да еш кына аның укучылары хәл белергә, бәйрәмнәр белән котларга килеп йөрүенә гаҗәпләнәсе юк. Мәгариф ветераны аларны еш кына искә ала. ”Минем сыйныфта начар балалар булмады”, - ди ул бер альбомга тупланган фоторәсемнәрен әле берсен, әле икенчесен күздән кичереп.
Авыл укытучысының мәктәптән тыш яшәеше дә кешеләрнең игътибарыннан читтә калалмый, аның башкаларга үрнәк күрсәтүче, әйдәүче, кирәк вакытта оештыручы ролен үтәвен дә исәпкә алсаң, никадәр рухи һәм физик көчкә ия булуына сокланмый мөмкин түгел.
Балаларны укытудан тыш Зәлифә Хөрмәтулла кызы һәр чараның үзәгендә кайнаучыларның берсе була. Эшендә дә өлгерә, җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба. Агитатор буларак, фермага, басуга чыгалар, сайлау вакытында актив катнаша, авыл клубында Гәрәй Ихсановның “Җиделе шәм” спектаклендә Гаделбикә ролен зур осталык белән башкара. “Хатирә” фольклор ансамбле белән авылда гына түгел, Авыргазы районының Талбазы авылына, Благовещенскийга, Уфа шәһәренә барып концертлар һәм спектакльләр куялар. Ул гына да түгел, һәр эшне зур җаваплылык белән башкарган Зәлифә Хөрмәтулла кызы профсоюз эшен алып барырга, хезмәттәшләре өчен экскурсияләр оештырырга, ачык дәресләр үткәрергә, киңәшмәләргә лекцияләр әзерләргә дә өлгерә.
Булачак тормыш иптәше – Иске Кыешкы авыл клубы мөдире булып эшләп йөрегән Рәмил Габделҗәмил улы белән кинога барганда танышалар. Егет кызны күреп кала һәм гашыйк була. Ике ел дуслашып йөрегәннән соң, яшьләр өйләнешәләр. Ул да сугыш чоры баласы. Әтисе фронтка киткән һәм батырларча һәлак булган. Ата назы күрми үскән егет иртә эшли башлый. Кырмыскалы авылының һөнәрчелек училищесын, Йоматау авыл хуҗалыгы техникумында белем алган. Аннары читтән торып Бөре дәүләт институтының химия-биология факультетын тәмамлап, 30 елга якын балаларга белем һәм тәрбия биргән.
Вакытында эшләүче яшьләр өчен уку-консультация пунктына мөдирлек иткән. Тирә-якта алтын куллы оста буларак та билгеле була. Сәгать, сепаратор, кинокамера, магнитафон кебек әйберләрне һә дигәнче төзәтеп тә куйган.
Ныклы нигезгә корылган бәхетле гаиләдә бер кыз һәм бер улларына гомер бирәләр. Улы Раил күптән гаиләле, тормыш иптәше Илмира белән, әти-әнисенә охшап, Иске Кыешкы авылында күркәм тормышта яшиләр. Балалар үстерәләр.
Кызганычка каршы, 1995 елда Гаделшиннарның медицина училищесын тәмамлап, университетка укырга керергә җыенып йөрегән чәчкә кебек кызлары Зөлфия егерме дүрт яшендә генә мәрхүм булган. Бик авыр кичерә алар бу кайгыны. “Баласын югалтканнарга Аллаһым ярдәмеңне бир, күрмәгәннәргә бу кайгыны күрсәтмә”, - ди Зәлифә Хөрмәтулла кызы, авыр елларны искә төшереп.
53 ел кулга кул тотынып, үзара аңлашып, тату гомер кичергән тормыш иптәше Рәмил Габделҗәмил улы да бүген безнең арада юк инде. Ләкин, укытучы язмышның мондый ачы сынавына сынмады. Авыр чакта балаларының һәм оныкларының ярдәме белән ул үзен нык тотарга тырышты.
Зәлифә Хөрмәтулла кызы күптән хаклы ялда. Ләкин ул тик утыруның нәрсә икәнен белми. Яшьләр көнләшерлек дөнья көтә. Нинди җиләк-җимеш бар, бакчасында барсы да бар. Чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә ярата. Бихисап чиккән мендәр тышлары, ашъяулыклар йортына ямь биреп тора. Ә шул гомере эчендә ул дусларына, туганнарына күпме шарф, косынкалар бәйләп бүләк иткән, исәбе-саны юк. Ә чәчкәләрнең аның ниндие генә юк. “Вакытында 20 төп роза чәчкәләре үстергән чаклар бар иде, хәзер алар күп түгел инде” – ди ул.
40 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен Зәлифә Хөрмәтулла кызы район мәгариф бүлеге һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф Министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. “Өлкән укытучы”, Русия Федерациянең “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемнәренә ия.
Берничә ел элек авылның олы яшьтәге кешесе буларак, Башкортстан юлдаш телевидениесенә тапшыруга чакыралар.
Район гәзите белән дә байтак еллар хезмәттәшлек итә, авылдашларын гәзиткә язылырга өнди, авыл уңганнары турындагы мәкаләләре әледән-әле район басмасында басылып тора. Ел йомгаклары буенча биш тапкыр “Лауреат” исеменә лаек булган.
- Байтак кайгылар күрергә туры килсә дә, бүгенге көндә мин үземне бик бәхетле саныйм. Балаларым мине кадерләп тора, туганнарым, күршеләрем белән бик тату яшибез. Әле туган көнемә Кәръән укытырга уйлап торам. Дөньялар имин, исәнлек кенә булсын, калганнары барсы да бар, - дип сүзен йомгаклады Зәлифә апа Гаделшина.
Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Киләчәктә дә юбилярга балаларының, оныкларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә гомер кичеререгә язсын, дип телисе килә.
Венера Гафарова.
Фотолар гаилә архивыннан алынды.