Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
26 июнь , 12:27

“Зәңгәр күл” буе танымаслык булып үзгәрде

Күптән түгел генә Яңа Муса авылыннан ерак түгел Зәңгәр күл янында бернәрсә дә юк иде. Туристлар монда палаткалар корып, ял итәләр һәм артларыннан чүп-чар калдырып китәләр иде. Ә хәзер бу биләмә танымаслык булып үзгәрде.

“Зәңгәр күл” буе танымаслык булып үзгәрде
“Зәңгәр күл” буе танымаслык булып үзгәрде

“Зәңгәр күл” комплексы термалары барлыкка килде. Монда мунчалар, ял итү өчен йортлар, кафелар барлыкка килде. Тирә-ягы чиста, матур һәм төзекләндерелгән.

Проектны Уфа эшкуарлары Данил Казаков һәм Сергей Дудко гамәлгә ашыра. Терма төзү идеясе ничек барлыкка килде дигән сорау бирзбез.

- Уникаль Зәңгәр күлле матур урын барлыгы турында күптән белә идек һәм монда нәрсәдер эшләргә кирәклеге турында уйлана башладык. Зәңгәр күл - республика әһәмиятендәге табигать һәйкәле. Ләкин, исәп-хисап ясагач, бу шактый акчага төшәчәген аңладык. Проектның коммерция компоненты да булырга тиеш. Шулай итеп, комплекс термалары барлыкка килде. Безнең комплекс, нигездә, гаилә белән ял итү өчен җайлаштырылган. Терм территориясендә алкоголь сатылмый, монда исерек килеш килергә ярамый. Бу безнең өчен бик мөһим, - дип билгеләп үтте Данил Казаков.

Кергән урында шлагбаум куелган, биләмә яктыртыла, парковка бар. Эшкуарлар күл тирәли вак гранит валчыклары белән капланган юллар ясаганнар. Әгәр элек күл тирәсенә кадәр машиналары белән керсәләр, хәзер биредә яшел чирәк үсә. Ул туристларны үзенә җәлеп итә. Моның өчен хәзер барлык шартлар да тудырылган.  

Мария Иванова.

 

 

“Зәңгәр күл” буе танымаслык булып үзгәрде
“Зәңгәр күл” буе танымаслык булып үзгәрде
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: