Үзән
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
19 октябрь , 09:05

Мәдәният йорты яңартыла

 “Мәдәният инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү” (“Мәдәни мохит”) төбәк проекты чикләрендә Олыкүл авыл мәдәният йорты ремонтлана.

Мәдәният йорты яңартыла
Мәдәният йорты яңартыла

- Хәзерге вакытта нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора, - диде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров.

 

Эшләр агымдагы елның мартында башланды. Подрядчы булып “СБС” җәмгыяте чыгыш ясый. Хәзерге вакытта мәдәният йортында эшләр төгәлләнгән. Тиздән яңа җиһазлар китерәчәкләр. Клубта төзүчеләр идәнне, түбәне, түшәмне алыштырган, бизәү эшләре башкарган, санузел куйган, яктырту корылмаларын алыштырган. Ноябрь аенда яңартылган мәдәният йорты авыл халкы һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачачак.

- Клуб б и н а с ы 1976 елда төзелгән. Аңа күптән ремонт таләп ителә иде. 2011 елда биредә тәрәзәләр алыштырылды, 2022 елда җылыту системасы тулысынча ремонтланды. Әлеге вакытта бездә ремонт баруына без бик шат. Хәзер монда җылы, якты һәм уңайлы булачак. Мәдәният йортының яңартылган бинасы районда мәдәният үсешендә мөһим адым булачак. Заманча заллар югарырак дәрәҗәдә чаралар үткәрү мөмкинлеге бирәчәк, - диде баш мәдәни чаралар оештыручы Ләйсән Назыйрова.

Иҗади берләшмәләрдә һәм түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар һәм яшьләр иҗатка яңа мөмкинлек алачак. Хәзер авыл халкы бәйрәмнәргә, чараларга килеп, рәхәтләнеп ял итә алачак. Олыкүл авылы клубында бик күп чаралар үткәрелә. Биредә “Батыр” спорт клубы, бию түгәрәкләре эшли. Бинада шулай ук авыл китапханәсе, балалар сәнгать мәктәбенең филиалы урнашкан, анда балалар рәсем төшерергә, музыка коралларында уйнарга һәм биергә өйрәнә. Мәдәният йортында Ләйсән Наил кызы белән мәдәни чаралар оештыручы Илнур Бикташев, Зөлфия Абдуллина һәм Йолдыз Бикташева эшлиләр. Шулай ук аларга вахтер Айрат Габидуллин ярдәм итә, ә Мәрьям Сәләхетдинова чисталык булдыра. Башкортстан Республикасы Башлыгы республикада зур мәдәни чаралар оешты[1]ру белән беррәттән, авылларда һәм урын[1]дагы дәрәҗәдә мәдәнияткә ярдәм итүгә дә зур игътибар бирә.

- “Мәдәният” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бөтен Русия буенча үзгәр[1]теп корылган һәм ремонтланган мәдәният учреждениеләре икенче сулыш ала. Мәдәният йорты – һәр авылның мәдәни тормыш үзәге. Ул барлык яшьтәге кешеләрнең яраткан ял итү һәм иҗат урыны. Концертлар, җыелышлар, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, мәнфәгатьләр буенча клублар, сайлауларда тавыш бирү - болар барысы да нәкъ менә монда үткәрелә. Шуңа күрә мәдәният учреждениеләрен тиешле торышта тоту бик мөһим. Олыкүл мәдәният йортының матди-техник базасын яңарту учреждениенең эш сыйфатын яхшыртачак. Һәм без горурланып якын-тирәдәге авылларда яшәүчеләрне генә түгел, бөтен район халкын да кунакка чакыра алачакбыз”, - диде Кырмыскалы районы муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Мөхәммәдиева Виктория Риф кызы.

Миләүшә ШАМИЛЕВА.

Мәдәният йорты яңартыла
Мәдәният йорты яңартыла
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: