Үзән
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тантана
10 июль , 15:53

Кырмыскалы районы – башкала Сабантуенда

6 июльдә Коломенское музей-тыюлыгы территориясендә 36нчы Мәскәү гомумшәһәр бәйрәме - Сабантуй-2024 узды. Инде өченче ел рәттән башкала бәйрәмендә безнең районны Башкортстан Республикасы тәкъдим итә.

Кырмыскалы районы – башкала Сабантуенда
Кырмыскалы районы – башкала Сабантуенда

Төп сәхнәдә иртәдән кичкә кадәр милли коллективлар, эстрада йолдызлары чыгыш ясады. Алар арасында мультиинструменталист “Зәйнетдин”, Татарстан Республикасының халык артистлары Наилә Фатыйхова һәм Резеда Шәрәфиева, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлдәния Хәйруллина, Илнур Гомәров һәм Ләйсән Минһаҗева, Башкортстан Республикасының халык артистлары Артур Туктагулов, Лилия Биктимирова һәм Фәдис Ганиев, Башкортостан Республикасының атказанган артистлары Рөстәм Шагбалов һәм Искәндәр Газизов, “Бишбармак” оркестры, “Болгар” бию театры, Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе бию театры, “Илдан” татар бию ансамбле бар иде.

Быел милли көрәш мәйданчыгында тамашачыларны билбау көрәше буенча дөнья Кубогының мавыктыргыч финал көрәшләре көтте. 15 илдән иң көчле көрәшчеләр ярышты. Аутентик башкорт һәм татар авыллары территориясендә тарихи интерьерлар булдырылды, алар өчен элементлар төбәкләрдән китерелде. Кунаклар өчен халык уеннары һәм милли кәсеп эшләреннән ярминкәләр оештырылды. Татарстанны Сабантуйда күп еллар инде Яр Чаллы шәһәре, Башкортстан Республикасын Кырмыскалы һәм Зианчура муниципаль районнары тәкъдим итте.

Быел Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтеннән белем бирү гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Теләге булган һәр кеше “Изгелек белән уртаклаш” квестында катнаша һәм китап укырга яратучылар өчен “IQRA” халыкара конкурсына теркәлә алды. “МИР” телеканалы мәйданчыгында үз җитезлеген тикшерергә, түбәтәй ясарга яки фотозонада милли костюмнар белән фотога төшәргә мөмкин иде. 

Сабантуйкунакларыдөньяхалыкларыкухнясы мәйданчыкларындамиллиризыклардан авыз итә, “Яхшы күршеләр урамы” милли чатырлар аллеясы буйлап йөри, төрле уеннарда, балалар һәм өлкәннәр өчен осталык дәресләрендә катнаша алды.

Кунаклар арасында башкала халкы һәм кунаклары, шул исәптән безнең районнан чыккан кешеләр дә бар иде.

- “Коломенское” музей-тыюлыгыныңзурөлешеМәскәүСабантуендакатнашучыларөчен мәйдангаәверелде. Аңлашыла, без дә мондый чарадан читтә кала алмадык, чөнки Башкортстан безнең гаиләбез өчен бик якын. Өченче ел рәттән Башкортстан Республикасы делегациясе составына Кырмыскалы районы вәкилләре керә. Моның белән мин чиксез горурланам, - дип уртаклашты бәйрәм кунагы Марина Дмитриева.

Сабантуй – гаилә бәйрәме. Быел нәкъ гаилә кыйммәтләренә басым ясалды. Фаягөл һәм Азамат Камаловлар Сабантуйга кечкенә кызлары Софияне алып килгәннәр. Кыз Мәскәүдә туган һәм шунда яши, биредәге тирмәләрне һәм милли бизәкләрне ул бик теләп карап йөреде.

- Бүген без гаиләбез өчен зур һәм күптән көтеп алган вакыйгада - Сабантуйда. Үзебез белән туганнарны, шулай ук Башкортстаннан булмаган, әмма халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышу теләге көчле булган дусларыбызны да китердек.

Сабантуй - Мәскәү кебек зур шәһәрдә республикабызның бер өлеше. Мәдәниятебез тәкъдим ителгән чараны кызыбызга да кърсщтергщ булдык, – дип уртаклашты Фаягөл Камалова.

ГөлшатДилмөхәммәтоваберенче тапкыр башкалаСабантуендакатнаша.

- Дусларымбәйрәмпрограммасын миңа да җибәрделәр һәм мин дә чарага килергә булдым.Концертпрограммасыбикошады. Тирмәләр бик матур итеп бизәлгән, алар миндә зур кызыксыну уятты, – диде кыз.

Башкала Сабантуе күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Чараны

оештыруда берничә ел рәттән Кырмыскалы районы катнашуы куанычлы хәл. 

Вячеслав Бухмастов.

 

 

 

 

Кырмыскалы районы – башкала Сабантуенда
Кырмыскалы районы – башкала Сабантуенда
Кырмыскалы районы – башкала Сабантуенда
Автор:Венера Гафарова
Читайте нас: