Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
12 гыйнвар 2018, 12:11

Җыен үткәрелде

Дмитриевка авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау буенча гражданнар җыены үткәрелде. Анда авыл биләмәсе башлыгы Н.А.Иванова һәм муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов катнашты.

Урындагы башлангычларны хуплау программасы турында халыкка аңлату кирәкми, чөнки Ефремкино авыл Советы авыл биләмәсе берничә тапкыр бу проектта катнашты - 2016 елда Ефремкино авылындагы спорт мәйданчыгына ремонт үткәрелде, ә 2017 елда Дмитриевка авылындагы зиратның коймалары алмаштырылды. Агымдагы елда исә иң тәүдә халыктан сорау алу үткәрелде. Бу Программада катнашу өчен проект авыл халыкының теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып сайланды.
Финанслау мәсьәләсен тикшер­гәннән соң, җыелучылар роторлы МТЗ-82 тракторы сатып алырга, дигән бердәм карарга кил­деләр. Актив һәм хөрмәтле кеше­ләрдән торган инициатива төркеме төзелде.
Вероника Кузьмина,
эшләргә идарә итүче.
Читайте нас: