Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
19 гыйнвар 2018, 11:24

Бердәм карарга килделәр

Малай авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнарның җыелышы үткәрелде. Анда муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов, икътисадый үсеш һәм инвестицияләр буенча урынбасары А.С.Әнәсова, авыл биләмәсе башлыгы И.В.Биккузин, мәктәп директоры Г.Я.Гайфуллин катнашты.

Авыл халкы исеменнән Рифкать Кодакаев, Фәез Котлыбаев һәм староста Фаил Корманаев чыгыш ясадылар.
Көн тәртибендә Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау, муниципаль берәмлек, халык һәм иганәчеләр ягыннан финанслау, Программа чикләрендә эш оештыру өчен инициатива төркеме сайлау буенча мәсьәләләр тикшерелде. Юлларны ремонтлау, Күл урамындагы баганаларга лампочкалар кую, зиратны коймалау кебек тәкъдимнәр кертелде. Нәтиҗәдә, малайлылар зиратны төзекләндерү һәм коймалау өчен тавыш бирде.
Җыелыш барышында 5 кешедән торган инициатива төркеме төзелде. Аларга акча җыю, халыкка хәбәр итү һәм башкарылган эшләрне күзәтү астында тоту бурычы йөкләтелә.
Эльвира Гыймранова, эшләргә идарә итүче.
Читайте нас: