Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
23 гыйнвар 2018, 11:37

Бердәм карар кабул иттеләр

Шәрипкол авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләләре буенча гражданнар җыены үткәрелде.

Җыелучылар алдында авыл биләмәсе башлыгы А.М.Сәйфуллина, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов чыгыш ясадылар һәм Проектны тормышка ашыру барышы белән таныштырдылар.
Көн тәртибендә инфраструктура һәм Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайлау, муниципаль берәмлек, авыл халкы һәм иганәчеләр ягыннан проектны финанслау, Прог­рамма чикләрендә эшләрне оештыру өчен инициатива төркеме сайлау кебек мәсьәләләр тикшерелде. Финанслау мәсьәләсе каралганнан соң, чарада катнашучылар актив кешеләрдән торган инициатива төркеме сайлады. Авылда яшәүчеләр Программада катнашырга һәм юлларны ремонтларга, дигән бердәм карарга килделәр.
Гөлчәчәк Сәгыйтова,
эшләргә идарә итүче.
Читайте нас: