Үзән
+5 °С
Облачно
Авыл биләмәләрендә
23 Января 2018, 06:35

Көнүзәк мәсьәләләр

Кабак авыл Советының Иске Кыешкы авылында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Урындагы клубка көнүзәк мәсьәләләрне тикшерергә һәм 2018 елга бурычлар билгеләргә авылның иң актив кешеләре җыелды. Җыелыш рәисе - авыл биләмәсенең эшләргә идарә итүчесе З.Х.Таҗетдинова халыкны көн тәртибе белән таныштырды.
Җыелышның төп темасы – Башкортстан Республикасында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу турында карар кабул итү. Җы­елышка муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов чакырылды. Ул искекыешкылыларга прог­рам­ма­ның төп максаты, конкурста катнашу таләпләре турында сөйләде.
Үзләренең чыгышларында З.З.Латыйпова һәм Р.Я.Гаделшин төп игътибарны авылда су юклыгына юнәлтте. В.Ш.Бик­баев каты көнкүреш калдыклары җыю һәм түгү, шулай ук кышкы вакытта урамнарны кардан чистарту өчен трактор сатып алу тәкъдимен кертте. Авыл халкы аның тәкъдимен бертавыштан хуп­лады. Программаны тормышка ашыруны күзәтү астында тоту өчен инициатива төркеме төзелде.
Зөлфия Нургалиева,
Иске Кыешкы урта мәктәбе директоры.
Читайте нас