Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
23 гыйнвар 2018, 11:29

Урамнар якты булыр

Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен проект сайланды.

Арслан авыл клубында Урындагы башлангычларны хуплау прог­раммасында катнашып, авылдагы көнүзәк проблемаларны хәл итү буенча җыелыш үткәрелде. Анда авыл биләмәсе башлыгы А.Р.Саяпов, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов катнашты.
Илфат Җәүдәт улы Урындагы башлангычларны хуплау программасы турында мәгълүмат белән чыгыш ясады, халыкның сорауларына җавап бирде.
Җыелыш барышында юлларны төзекләндерү, урам баганаларына лампочкалар кую кебек проблемалар яңгырады. Залда утыручыларның барысы да урамнарны яктырту мөһимлеген билгеләде. Моның өчен эшкә сәләтле һәр кешедән 400 сум күләмендә акча җыярга дигән карарга килделәр. Проектны тормышка ашыру буенча 5 кешедән торган инициатива төркеме төзелде. Алар халыктан акча җы­юда һәм башкарылган эшләрне күзәтү астында тотуда ярдәм күрсәтәчәк.
Рәмзия Кунакаева, эшләргә идарә итүче.
Читайте нас: