Җыелышта муниципаль район Советы секретаре А.Ф.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары И.Җ.Хәмитов, төзелеш буенча урынбасары В.И.Волик, Прибельский авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Әхмәтов чыгыш ясады.
Альфир Фәрхәт улы урындагы башлангычларга нигезләнгән проектларны тормышка ашыру шартлары турында мәгълүмат бирде. Бу Программа ярдәмендә авыл биләмәсендәге су белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау, мәдәният йортын төзекләндерү, балалар мәйданчыклары төзү кебек байтак проблемаларны хәл итәргә мөмкин.
- Безнең авыл биләмәсе 2016 елда бу Программада катнашкан иде. Урындагы башлангычларны хуплау программасы чикләрендә Сарт-Науруз авылы зиратының коймалары алмаштырылды. Проектны тормышка ашыру 914 064, 11 сумга төште, шул исәптән 150 мең сумы авыл халкыннан һәм иганәчеләрдән җыелды, - диде Рәмил Рафаэль улы, башкарылган эшләргә тукталып.
Прибельский авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүчеләр 2018 елда да бу Программада катнашырга теләк белдерде. Гражданнар җыены барышында Прибельский авылында тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, балалар мәйданчыклары төзү, Правдин исемендәге паркны төзекләндерү кебек көнүзәк мәсьәләләр күтәрелеп чыкты. Шулай да җыелучыларның күпчелеге “Прибельский авылында тротуарларны ремонтлау” проекты өчен тавыш бирде.
Җыелыш барышында яңа проектны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү йөзеннән 13 кешедән торган инициатива төркеме сайланды.
Александра Батаева, Прибельский авыл Советының төзекләндерү буенча белгече.