Интернет челтәрендәге Иске Акташ төркемендә авыл халкы бик күп көнүзәк проблемаларны хәл итү юлларын эзли. Шулай беркөнне балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә дигән карарга киләләр.
Икенче көнне үк актив кешеләрдән торган төркем мәйданчык төзү урынын сайларга җыела. Авыл Советы хакимияте белән килешенгәч, авыл уртасында урнашкан кибет янында таган, карусель, комлык һәм балалар өчен башка кирәк-яраклар урнаштырырга, дигән карарга киләләр. Моның өчен мәчет тә акча бүлә.
Барсы да дәртләнеп эшкә тотына. Авыл старостасы Марат Сәйфуллин һәм Нияз Суфиянов техника алып килә, Виктор Юрьев үзенең триммеры белән чүп үләннәрен чаба. Покрышкаларны мәйданчыкның чикләренә казып утырталар.
Комлык ясауны Илдар Ибраһимов үз өстенә ала. Ә комны Агыйдел елгасы буеннан ташыйлар. Рәзим Әхмәтшин, Заһит Исламголов, Фәнзил Шафиков эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнә – балалар өчен хәвефсез булган материаллардан төрле уен кирәк-яраклары ясала. Альбина Нуриева һәм укытучы Гүзәлия Гыйззәтуллина буяу һәм пумала алып килеп, кибетнең ян стенасын кояш һәм чәчкәләр белән бизи. Иске коймаларны ир-егетләр тигезләп, төзәтеп куйган.
Авыл халкы Нияз Суфиянов, Айрат Мөхтәруллин, Габдулхай Гыйззәтуллин, Самат Таһиров, Илнур Сөләйманов, Зимфир Исламголов, Марсель Сәфиуллин, Фәнис Йөзлекбаев, Айгизә Светлакова, Айгөл Суфиянова, Гөлназ Мөхтәруллина, Рузилә Галиуллина, Наилә Фәхретдинова, Алина Исламголова, Альфира Галиуллина, Инна Юрьева, Рәмзия Хәкимова, Сәвия Шафикова, Лилия Кәримова, Анастасия Галиуллина, Фирдәүсә Йосыповага һәм балалар мәйданчыгы ясауда зур ярдәм күрсәткәннәрнең һәрберсенә рәхмәт белдерә.