Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
30 ноябрь 2018, 13:41

“Безгә трактор кирәк!”

Шул көннәрдә Сихон авыл мәдәният йортында 2019 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үтте. Чарада муниципаль район Советы секретаре А.З.Сәетгалин, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, Кабак авыл биләмәсе башлыгы Р.Ф.Әюпов катнашып, авыл халкына анда катнашу шартлары турында сөйләделәр һәм җыелучыларның төрле өлкәгә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.

Урындагы башлангычларны хуплау программасы чикләрендә тормышка ашырылган чаралар авылларның социаль үсешенә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Бу уңайдан юллар ремонтлана, мәдәният йортлары төзекләндерелә, су белән тәэмин итү мәсьәләсе уңай хәл ителә, балалар мәйдан­чыклары төзелә, техника сатып алына, биләмәләр тәртипкә китерелә. Флизә Наил кызы да узган елларда авыл биләмәсендә башкарылган эшләр турында сөйләп үтте. Шулай, 2016 елда Үрге Тимкә авылында 7 километрдан артык юл салынган, узган елда Салчут авылы зираты коймалап алынган. Ә киләсе елда трактор алу нияте белән бу проекта катнашырга карар иткәннәр.
Авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов билгеләвенчә, Кабак авыл биләмәсенә 11 авыл керә, биредә 8 меңгә якын кеше яши, шундый зур биләмәне хезмәтләндерү өчен мондый техника кышын да, җәен дә бик мөһим.
- Хәзер хуҗалыклар бул­магач, чит­тән ярдәм көтеп утырырга туры кил­ми, барлык проблемаларны үзе­безгә хәл итәргә туры килә. Теге яки бу мәнфәгатьләрне канәгать­ләндерү, атап әйткәндә, кышын юлларны чистарту өчен техника кул астында булырга тиеш, - диде Руслан Фәнис улы. Әйткәндәй, аның бу тәкъдиме бе­лән авыл халкы да килеште һәм аны хуплап кул күтәрделәр.
Шулай ук авыл халкыннан якынча күпме акча җыя­чакларын да хәл иттеләр. Акча артып калган очракта, аны трактор өчен кирәк-яраклар сатып алуга тотыначаклар.
Җыелышның ахырында яңа проектны тормышка ашыруда булышлык күрсәтү йөзеннән 9 кешедән торган инициатива төркеме сайланды.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: