Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
30 ноябрь 2018, 12:16

“Халык батырлыгы турында хәтер яшәргә тиеш!”

Илтуган авылы халкы Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып, дүртенче тапкыр бәхетләрен сынап карарга булды. Моның өчен алдан эш алып барылды: авыл халкы белән очрашулар үткәрелде, аларның тәкъдимнәре тикшерелде.

Авыл биләмәсендә үз җирен һәм аның тарихын яхшы белән халык яши. Гомум җыелышта 2019 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә обелиск урнаштыруга кагылышлы проект иң күп тавыш җыйды.
Менә берничә ел инде авыл халкы килеп чәчкә салу һәм мәрхүмнәрне искә алу урыны булдыру турында мәсьәләне күтәреп чыга. “Халык батырлыгы турында хәтер яшәргә тиеш!” – ди илтуганлылар.
- Иске Муса авыл Советы проектта дүртенче тапкыр катнаша. Узган елда без Иске Муса авылында авыл мәдәният йортын төзекләндердек, МТЗ-82 тракторы сатып алдык һәм Арслан авылындага баганаларга лампочкалар куйдык. Агымдагы елда да безнең проект җиңеп чыгар дип ышанабыз, - диде Илмира Әнвәр кызы.
Шулай ук чарада муниципаль район Советы секретаре А.З.Сәитгалин, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләр буенча урынбасары, финанс идарәлеге начальнигы И.Җ.Хәмитов катнашты. Алар авыл халкын Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу шартлары белән таныштырдылар һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Җыелыш нәтиҗәләре буенча Венер Гафаров, Нәфисә Яһүдина, Гайса Мөлеков, Миләүшә Яһүдина һәм Гомәр Кәбировтан торган инициатива төркеме төзелде. Алдан исәпләүләр буенча, гомум эш хакы 650 мең сумга төшәчәк.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: