Үзән
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
4 декабрь 2018, 12:05

Теләк булса, бар да булыр

2014 елдан районда тормышка ашырыла башлаган Урындагы башлангычларны хуплау программасы авыл биләмәләрендә күп эшләр башкаруга юл ача. Билгеле булуынча, Программа чикләрендә башкарылачак эш өчен хөкүмәттән бүленгән акчаның күләме 1 миллион сум. Сумманың бер өлешен авыл халкы үзе җыя, бер өлешен район хакимияте үз өстенә ала, иганәчеләр җәлеп ителә.

Шул көннәрдә Николаевка авыл мәдәният йортында Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча гражданнар җыены үткә­релде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл биләмәсенең бу проектка зур җаваплылык белән каравы күренеп тора. Бу чарага алдан ук ныклап әзерләнгәннәр. Авыл мәдәният йорты фойесында теләге булганнар өчен пешкән камыр ризыклары белән кайнар чәй табыны, чуваш милли бизәкләре белән чигелгән күлмәк, алъяпкыч, сарафан, тастымал, ашъяулык һәм шәл кебек әйберләрдән, авылның мактаулы гаилә­ләре, хезмәт алдынгылары, ветераннары­ның фоторәсемнәреннән күргәзмәләр оештырылган.
Иң тәүдә җыелучылар өчен авылның үзешчән сәнгать осталары тарафыннан зур концерт күрсәтелде. Сәхнәдә бер-бер артлы балалар һәм өлкәннәр чуваш һәм рус җырларын, башкорт һәм татар би­юләрен башкарды. Авыр эш көненнән соң һәммәсенең кәефләре күтәрелеп китте.
Соңыннан муниципаль район Советы секретаре А.З.Сәетгалин, муниципаль район хакимиятенең эшләргә идарә итүчесе Ф.Ф.Котлыбаев һәм Николаевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Култыгина халык алдында чыгыш ясадылар һәм Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуның максаты һәм шартлары белән таныштырдылар.
- 2014 елдан бирле республикада эшләп килгән Урындагы башлангычларны хуплау программасы авылларда яшәүче­ләрнең көнүзәк проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән һәм бик күп файдалы эшләргә этәргеч булып тора. Беренчедән, Хөкүмәт тарафыннан акчалата зур ярдәм күрсәтелә. Икенчедән, авыллар җанланып китә, халыкта үз көченә, булдыра алуына ышаныч туа. Алар теге яки бу башлангыч белән чыгып, үз өстенә зур җаваплылык ала, уртак эш өчен яна башлый. Бу бик яхшы, чөнки ул авыл халкын берләштерә, эшнең нәтиҗәсе сөендерә, - диде ул.
- Биредә актив халык яши, шуңа да бүген авылның язмышы өчен битараф булмаганнар җыелган. Бу проектта без тәүге ел гына катнашмыйбыз, авыл биләмәсенә бүленгән акчага әлеге вакытта буа чистартыла, - дип белдерде Равилә Рәмил кызы.
Янында яшьләр өчен спорт комплексы булган балалар мәйданчыгы сатып алу, мәктәпнең бер өлешен ремонтлап, балалар бакчасы өчен бирү, күперне ремонтлау, кайбер урам баганаларына лампочкалар кую кебек авылны төзекләндерү буенча бик күп тәкъдимнәр яңгырады. Ләкин спорт комплексы булган балалар мәйданчыгы сатып алу тәкъдиме иң күп тавыш җыйды.
Равилә Рәмил кызы “Проектта җиңеп чыгып, хөкүмәттән бер миллион сум бүленсә, һәр йорт әгъзасыннан 250 сум акча җыярга туры киләчәк. Аның каравы, авыл халкы өчен зур файда булачак,” – диде.
Бу авыл халкын куркытмады. Алар бертавыштан: “Программага гына кертегез!” – дип теләк белдерделәр. Програм­ма­га үтсәгез, эшләрдә ярдәм итәргә, бергәләп башкарырга туры киләчәк, дигән тәкъдимгә дә: “Ярдәм итәбез, үзебез өчен бит, нишләп чыкмыйк? - дип дәррәү хупладылар.
Мария Кобякова, Наталья Козлова, Татьяна Козлова, Илья Иванов, Алевтина Степанова һәм Людмила Городничевадан торган инициатива төркеме төзелде. Артып калган акчаны балалар мәйдачыгы биләмәсен төзекләндерүгә тотынырга дигән карарга килделәр.
Җыелышта сайланган инициатива төркеме мәйданны барып карап, нинди эшләр башкарырга кирәклеген барлаячак, проект төзергә әзерләнәчәк һәм эш барышын күзәтәчәк. Авыл халкы җы­елыш­тан дәртләнеп кайтып китте.
Венера Магиянова.
Автор фотолары.
Читайте нас: