Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
7 декабрь 2018, 12:14

Халык бердәм булса, эш чыгар

Олыкүл – зур авылларның берсе. Анда мәдәният йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы, тимер юлы вокзалы, сәүдә комплексы һәм башка социаль объектлар бар. Ләкин биредә проблемалар да юк түгел, аларга халык битараф кала алмый.

Шуңа да олыкүллеләр Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча гражданнар җыенына дәррәү җыелды. Мәгълүм булуынча, башлаган проектны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан һәм урындагы бюджеттан акча бүленә, шулай ук авыл халкы һәм иганәчеләр дә өсти. Көнүзәк мәсьәләләрне халык үзе билгели һәм аны хәл итүдә кулыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Район хакимияте вәкилләре – муниципаль район Советы секретаре Айрат Сәетгалин һәм район хакимияте башлыгының төзелеш буенча урынбасары Валерий Волик катнашлыгында үткәрелгән җыелышта авыл халкы үзләренең тәкъдимнәре белән чыгыш ясады. Олыкүллеләр уңайлы яшәү шартларын күз уңында тотып, ниятләрен белдерде. Халыкның иң зур теләге - К.Маркс урамы баганаларына лампочкалар кую һәм тротуар салу. Бу проект бертавыштан хупланды. Чөнки бу урамнан бертуктаусыз машиналар агыла, ә җәяүлеләргә юл буеннан атлау хәвеф тудыра.
Халык эшләрне күзәтү астында тоту һәм һәр йорттан акча җыю өчен инициатива төркем төзеде.
Урындагы башлангычларны хуплау программасының авылларны төзекләндерүгә керткән өлеше бәһалап беткесез. Киләчәктә олыкүллеләр проектта җиңеп чыгар һәм бердәмлек белән ниятләнгән тротуар кешеләр өчен уңайлы һәм хәвефсез булыр, дип өметләнәбез.
Фәния Сәлимгәрәева.
Автор фотосы.
Читайте нас: