Чараны оештыручылар районда Программаның тормышка ашырылуы, шулай ук проектлар конкурс нигезендә сайланачагын аңлаттылар. Илфат Җәүдәт улының сүзләренә караганда, конкурста җиңеп чыгу өчен тәкъдим ителгән мәсьәләләр буенча күп балл җыярга кирәклегенә игътибар бирелергә тиеш. Җыелыш барышында искешәрәйлеләр зират биләмәсен төзекләндерү буенча проектны бертавыштан хупладылар.
- Без еш кына мәрхүмнәрне онытырга ярамаганлыгы турында сөйлибез. Димәк, безнең ата-бабаларыбыз һәм якыннарыбыз җирләнгән зиратны тәртиптә тоту, коймаларын яңартып тору – безнең изге бурычыбыз, - диде татар теле һәм әдәбияты укытучысы Регина Мөлекова.
Җыелышта Флюр Сираҗетдинов, Рәмилә Растегаева, Рәмилә Хафизова, Фәрәхия Хәсәнова, Илнур Бәширов һәм Регина Мөлековадан торган инициатива төркеме сайланды. Алар аңлату эшләре алып барачак, проектны тормышка ашыруда төрле яклап ярдәм күрсәтәчәк. Киләчәктә подрядчылар сайланачак һәм проектны тормышка ашыру буенча эшләр башкаруга килешү төзеләчәк.
Бу көнне авыл халкы өчен мәктәп укучылары һәм укытучылар белән берлектә әзерләнгән концерт номерлары һәм театрлаштырылган тамаша күрсәтелде.