Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
11 гыйнвар 2019, 12:46

Боздан могҗиза тудырганнар

Подлуб авыл мәдәният йорты янындагы боз шәһәрчеге авылның төп бизәгенә әверелде. Боздан ясалган төрле сыннарның скульптурасына, аларның матурлыгына сокланмый карау мөмкин түгел. Мондый могҗизаны профессионаллар да, рәсссамнар да түгел, ә авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Геннадий Симонов тудыруны ишеткәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады.

Геннадий Борисович уллары Александр һәм Борис белән бозны Өршәк елгасыннан үзләренең транспорты белән алып кайткан һәм үз куллары белән ясаган. Күршесе Вадим Хөсәенов та бу изге эштән читтә калмаган. Берничә көн эчендә Яугир-җиңүче һәм Советлар Союзы Герое Иван Полунин һәйкәлләре арасындагы мәйдан күркәм төс алды. Подлуб авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Екимов Григорий Петрович ярдәмендә алынган иллюминация әкият дөньясын хәтерләтә. Балалар өчен ясалган таучыкта бала-чагаларның шатлыклы тавышы яңгырап тора. Боз шәһәрчеге уртасына урнаштырылган купшы чыршы - мәйданчыкның төп бизәге.
Яңа ел персонажларын бизәүдә балалар бакчасы мөдире И.В. Полянская, китапханәче И.П. Починова, хезмәт ветераны Л.А. Максимова, ирле-хатынлы Александр һәм Наталья Цапляевлар, Гөлфия Симонова зур ярдәм күрсәтте.
Подлуб авылы халкы мондый матурлык тудыручыларга, аеруча мәдәни чаралар оештыручысы Геннадий Симоновка рәхмәт белдерә.
Асия АБДИЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: