Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
25 гыйнвар 2019, 11:50

“Күмәкләгән – яу кайтарган”

Илтуган – районыбызның төзек һәм күркәм авылларының берсе. Монда, әлбәттә, биредә яшәүчеләрнең дә өлеше зур. Ләкин авылны тәртиптә һәм чиста тоту өчен тиешле техникасы да булырга тиеш.

Бу уңайдан авыл халкының кискен социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән республикада гамәлгә ашырылучы “Урындагы башлангычларны хуп лау программасы” нык ярдәм итә. Аңа ярашлы, республикадан бүленгән 1 миллион сум акчага кушып, халык үзе дә акча җыйды һәм “Беларусь” тракторы сатып алды. Авыл Советының элекке хакимият башлыгы Айдар Рафикъ улы Саяпов та зур ярдәм күрсәтте. Яңа техникага Азат исемле егетне утырттылар. Габитов Азат Фәнис улы 1987 елда Актүбә авылында күпбалалы гаиләдә бишенче сабый булып дөньяга туа. Иске Муса урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Кырмыскалы һөнәрчелек училищесында механизатор белгечлеге алып чыга. Тәүдә “Бүләк” хуҗалыгында, соңыннан Өршәктә "Башсельхозтехника” җәмгыятендә эшли. Баймак районы сылуы Гөлнарага өйләнеп, матур итеп дөнья көтәләр. Айрат исемле уллары 2нче сыйныфта укып йөри. Әлегә яшь гаилә Азатның әнисе белән бергә яши, ләкин Актүбә авылында җир биләмәсе алып, йорт сала башлаганнар. Егетнең уңганлыгына, җитезлегенә халык сокланып карый, аңа рәхмәт укый. Нинди генә эш килеп чыкса да, беркайчан да каршы килми. Ул гына да түгел, Азат үзенең МТЗ тракторы белән авылдашларына җир дә сөрә, йөк тә ташый. Шуның өчен дә авылга яңа трактор сатып алгач, аны бәләкәйдән техника сөйгән, уңган һәм җитез егетебез Азат Фәнис улына ышанып тапшырдылар. Барлыгы ул авыл Советына караган алты авылны хезмәт лән дерә. Җәй көннәрендә юл буйларын чабу, график буенча авыллардан чүп-чар җыю, кышын урамнарны кардан тазар ту, юлларны тигезләү - барсы да аның өстендә. Шулай ук бу техника киләчәктә биләмәләрне төзекләндерүдә һәм шимбә өмәләрендә файдаланылачак. “Күмәкләгән яу кайтарган” диләрме әле? Менә шулай бердәм булып, бер карарга килеп, урындагы җитди пробле-

малар хәл ителә башлады. Бу эшкә җиң сызганып тотынган илтуганлылар яшәгән урыннарын гөл итмичә туктамас.

Фәнүзә Йосыпова. Илтуган авылы.
Читайте нас: