– Миләүшә Айрат кызы, Сез Санкт-Петербургта яшәдегез. Ни өчен туган якка кайтырга карар иттегез?
– Мин Бишаул-Уңгар авылында туып-үстем. Мәктәптән соң Санкт-Петербургтагы А.И. Герцен исемендәге Русия педагогия университетына укырга кердем. 2013 елда кулыма диплом алдым. Ә 2016 елда РФ Президенты каршындагы Русия дәүләт хезмәте академиясенең Төньяк-көнбатыш институтын тәмамладым. Декрет ялына чыккач, туган авылыма кайтырга карар иттем. Биредә мин төрле проектларны җәлеп итәргә, эшкуарлыкны үстерергә, яшьләрне авылда калдыру өчен барсын да эшләргә телим.
– Авыл Советы “Урындагы башлангычларны хуплау” программасында актив катнаша. Бу турыда җентекләбрәк сөйләсәгез иде.
– Бу программа буенча Моксин авылындагы клуб ремонтланды. Анда фельдшер пункты да урнашашачак. Эшләр тәмамланып килә, җәй көне биләмәне төзекләндерәсе генә калды. Агымдагы елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуга заявка бирдек. Авыл Советының бер тракторы бар, ләкин биләмә зур булганлыктан, ул гына җитми. Кар чистартырга тагы бер техника кирәк. Ә җәй көне аны юлларга ком-таш сибү өчен файдаланып булачак. Читтән грейдер яллаганчы, үзеңнеке булса яхшырак бит.
– Авыл Советында юлларны ремонтлау мәсьәләсе ничек хәл ителә?
– Узган елда Сәвәләй авылының Тынычлык урамына чуерташ җәйдек. Юлның бу участогы елның-елы тәртипкә китерүне таләп итә. Бишаул-Уңгар авылының Ленин урамына да чуерташ салынды. Ибраһим авылы юллары да ремонтланды. Район хакимияте башлыгы А.Сабировның финанс ярдәме белән Ибраһим тимер юлы авылына керү юлы булдырылды. Агым сулар юлларны юдырмасын өчен Сәвәләй авылының яңа бистәсендә торбалар салып чыктык. Күрше авыл Советларының тәҗрибәсенә дә таянып эш итәм. Шулай, читтән ярдәм көтмичә, юлларны үзебезнең көч белән ремонтларга мөмкин. Агымдагы елда без моны үзебез башкарып караячакбыз. Башка эшләр өчен мөмкинлекләр эзлибез.
– Хәзер республика авылларын яктырту турында күп сөйләнелә. Бу уңайдан сездә эшләр ничек тора?
– “Якты шәһәр” программасы буенча проект-смета документациясен әзерләп куйдык. Сәвәләй һәм Бишаул-Уңгар авылларында гомум белем бирү учреждениеләре, юл аша чыгу урыннарында баганаларга лампочкалар куелачак. Мөмкин булганча башка авылларга да үз көчебез белән фонарьлар куеп чыгарга, лампаларын алмаштырырга исәп тотабыз. Узган елда Бишаул-Уңгар авылында Мәктәп һәм Күл урамнарының бер өлеше яктыртылды. Агымдагы елда Ленин урамы белән шөгыльләнәчәкбез.
– Сәвәләй авылында Җиңү паркы төзекләндерелә башлаган. Бу объектка нинди планнар бар?
– Ул озакка сузылган зур проект. “Шәһәр мохите” программасы буенча без паркта спорт мәйданчыгы эшләп куйдык. Агымдагы елда “Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә мәйданчыкта резина өслек һәм йөгерү юлы салырга, тренажерлар урнаштырырга, коймалап алырга, аерым керү урыны булдырырга планлаштырабыз. Шулай ук ял һәм спорт мәйданчыгы булдырырга һәм эскәмияләр куярга уйлыйбыз. Биредә балалар рәхәтләнеп уйный, үсмерләр һәм өлкәннәр физкультура белән шөгыльләнә, ә өлкән буын ял итә алачак.
– Авыл Советында халык активмы?
– Халык тагын да активрак булсын, бирегә килеп, көнүзәк проблемалары белән уртаклашсын иде. Мин аралашуга һәрвакыт әзер. Коллектив белән мөрәҗәгать итүчеләр булса, тагы да яхшырак. Авыл биләмәсендә депутатлар Советы, хатын-кызлар Советы, авыл старосталары эшли. Бу бик яхшы. Социаль челтәрдә үзебезнең битебезне ачтык. Безгә йорттан чыкмый гына мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин.
– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
– Сәвәләй авыл Советының авылларга газ, су үткәрү, юлларны ремонтлау кебек бурычлары бик күп. Ләкин аларның барсына да акча таләп ителә. Алар планга ярашлы тормышка ашырылачак, түземлек кенә кирәк.
Сәвәләй авылындагы боз шәһәрчеге авыл биләмәләре арасындагы конкурста өченче урын яулады.
Боз шәһәрчеген төзүдә һәр кеше үз өлешен кертергә тырышты. Авыл Советы боз алып кайтырга трактор бирсә, авыл халкы кулларыннан килгәнчә төрле сыннар ясаган, чыршыны бизәгән, балалар өчен зур тау да ясап куйган. Биләмәне яктырту өчен өстәмә ике прожектор куелган, гирляндалар эленгән. Берәүләре боз кисеп, коймалап алса, икенчеләр техника, йә булмаса эш кораллары белән тәэмин иткән.
Бик матур шәһәрчек килеп чыккан. Биредә Гаделшиннар, Мөэминовлар, Мөхәммәтгәрәевлар, Низамовларның гаиләсе, Гүзәл Искәндәрова, Наталья Москалик, Руслан Зәйнетдинов, Филүс Үтәганов, Фәнзил Искәндәров, Ринат Рамазанов, Марат Галиәхмәөтов, Айдар Мөхәммәтгәрәев, Роберт Баемов, Рифат Әминев, Рәфис Мусин һәм башкалар бик күп көч салды.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.