Альфир Фәрхәт улы очрашуны районның социаль-икътисадый хәле белән таныштырудан башлап җибәрде һәм авыл биләмәсендә башкарылган эшләрне билгеләде. Шулай, Иске Бәбеч һәм Кырмыскалы авылларын тоташтыручы юлга асфальт түшәү көтеп алган вакыйга булды. Авыл урамнарына да асфальт җәелде. Агымдагы елда Урындагы башлангычларны хуплау программасы буенча Иске Бәбеч авыл клубын ремонтлау һәм газ үткәрү планлаштырыла. Каты көнкүреш калдыклары темасы да күтәрелде.
- Сез районда чүп-чар җыю өчен мәйданчык төзегән бердәнбер авыл биләмәсе. Ул безнең өчен генә түгел, бөтен республика өчен үрнәк булып тора, - дип ассызыклады район башлыгы һәм халыкка каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру хакы турында аңлатты. Элек чүп-чар җыю оештырылган Кырмыскалы, Кабак, Олыкүл һәм Прибельский авылларында чүп-чар чыгарган өчен бәя бер кешегә 70 сум тәшкил итәчәк. Ә көнкүреш калдыклары җыелмаган авылларда, шул исәптән Иске Бәбеч авыл Советында яшәүчеләр аена 35 сум түләячәк.
Иске Бәбеч авыл Советына караган тугыз авылда 1170тән артык кеше яши. Урындагы хакимият башлыгы Азамат Гайфуллин билгеләвенчә, авылдагы йортларның күбесе буш тора: картлар үлә, ә яшьләр шәһәргә китә. Шулай булуга карамастан, 35 кеше җир биләмәсе алуга чиратта тора. Якын вакытта Куганак авылы артында җир биләмәләре бүленәчәк.
Авыл биләмәсендә актив халык яши. Иске Бәбеч авылындагы мәчетне төзү өчен 180 мең сумнан артык акча җыелды. Авыл халкының көче белән боз шәһәрчеге төзелде һәм район конкурсы буенча беренче урын яулады. Төзекләндерү дә актив алып барыла. Агымдагы елда “Реаль эшләр” проекты чикләрендә Җиңү парыкда мемориал такталар урнаштырылачак.
– Урамнарны яктырту буенча зур эш башкарылды – 159 лампа куелды. Системаны модернизацияләү белән Шәрифулла Ирмәков шөгыльләнде, аңа зур рәхмәт, - дип билгеләде Азамат Муса улы һәм энергетикка Мактау грамотасы белән истәлекле бүләк тапшырды.
Авыл халкының район башлыгына сораулар биргән өлеше аеруча җанлы килеп чыкты. Флизә Шахморатова йортында пропискада 8 кеше торуы, ә икесе генә яшәве турында белдерде. “Мин каты көнкүреш калдыкларын түккән өчен ничә кеше өчен акча түләячәкмен?” – дип сорау бирде. Альфир Фәрхәт улы авыл Советыннан ничә кеше яшәве турында белешмә алырга һәм шулар өчен генә түләргә кирәк, дип җавап бирде. Гаиләнең калган әгъзалары яшәгән урын буенча түләячәк.
Раил Гыйльманов район үзәгендәге даруханәгә бармас өчен Алайгыр дәваханәсендә иң кирәкле дарулар сату өчен зур булмаган пункт ачарга тәкъдим итте. Бу проблеманы тиз арада хәл итәргә сүз бирделәр.
Алайгыр стационарында тәүлек әйләнәсе эшләүче берничә койкалык урын ачу мөмкин түгелме? Участок терапевты Иске Бәбеч авылында авыруларны кабул итә алмасмы? Сәламәтлек саклауга кагылышлы мондый сораулар да күп булып чыкты. Аларга район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Нелли Зарипова җавап бирде.
Халыкны шулай ук авылларга кайчан газ һәм интернет үткәрелер, Кырмыскалыга кадәр кайчан рейс автобусы йөри башлар кебек сораулар да кызыксындырды. Ә Минниса Камалова вакыт бүлеп авылга килгәне өчен Альфир Фәрхәт улына һәм башкаларга рәхмәт белдерде. Авыл халкы һәм власть белән очрашу файдалы һәм кызыклы килеп чыкты.