Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
19 февраль 2019, 12:15

Авыл халкын нәрсә борчый?

Сахай авыл мәдәният йортында үткәрелгән гражданнар җыенында Сахай авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм Советының узган елгы эшчәнлеге тикшерелде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, муниципаль район Советы секретаре А.З.Саитгалин, авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов, район башлыгы урынбасарлары, район үзәк дәваханәсе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.

Сахай авыл мәдәният йортында үткәрелгән гражданнар җыенында Сахай авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм Советының узган елгы эшчәнлеге тикшерелде һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Киңәшмә эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, муниципаль район Советы секретаре А.З.Саитгалин, авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов, район башлыгы урынбасарлары, район үзәк дәваханәсе һәм мәгариф бүлеге вәкилләре катнашты.
Очрашуны ачып, район башлыгы А.Ф.Сабиров җыелучыларны районның социаль-икътисадый үсеше, казанышлары, проблемалары һәм планнары белән таныштырды. Шулай ук Альфир Фәрхәт улы каты көнкүреш калдыкларына кагылышлы яңа система шартлары турында җентекле сөйләде.
- Каты көнкүреш калдыклары реформасы бик күп сораулар һәм канәгатьсезлек тудыра. Бу тиешле мәгълүмат булмаганлыктан. Беренчедән, ни өчен бу реформа кирәк булды? Бу турыда карар күптән кабул ителгән иде. Республиканы, гомумән, илне чүп-чар басты. Кырмыскалы авылы янында, шулай ук Прибельский авылындагы лицензияле полигоннар шыгрым тулган. Чүп-чарны куяр урын юк. Шул ук вакытта үсешкән илләрдә аны эшкәртү - отышлы эшләрдән санала. “Чүп-чар” реформа­сының асылы шунда - республика 4 зонага бүленгән һәм алар дүрт төбәк операторына тапшырылган. “Уфа шәһәрен җыештыру буенча махсус хуҗалык” төбәк операторы безнең районда каты көнкүреш калдыкларын ташу һәм утильләштерү белән шөгыльләнә. Райондагы чүп-чар Черкассы полигоннарына ташылачак. Дәүләт тариф кабинеты тарафыннан халык түләячәк тариф расланды. Каты көнкүреш калдыкларын ташу оештырылган авылларда халык 70әр сум, ә калган авылларда, шул исәптән Сахай авыл биләмәсендә 35 сум түләячәк. “Бездә чүп-чар юк, без түләмибез, диючеләр барыбер түләргә туры килә­чәген аңласын­нар иде. Бурыч җыелган очракта, төбәк операторы аны суд һәм суд приставлары аша юллаячак.
Соңыннан авыл биләмәсе башлыгы Р.Р.Хөснетдинов узган елда башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады.
Урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә авыл биләмәсе хакимияте районның хокук тәртибен саклау хезмәтләре белән килешеп эшли. Хокук саклау органнары, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, Гадәт­тән тыш хәлләр, дин әһелләре катнашлыгында гражданнар җыеннары үткәрелә, имин булмаган гаилә­ләрнең йортларына барып, балаларны тәрбия­ләү шартлары тикшерелә, тәр­типсез тормыш алып барган, эчкечелек белән шөгыльләнгән, көмешкә куганнарга каршы көрәш җәелдерелгән. Бу уңайдан полициянең участок уполномоченные, балигъ булмаганнар эше буенча җәмәгать инспекциясе, хатын-кызлар Советы һәм депутатлар авыл хакимиятенә зур ярдәм күрсәтә.
Шулай ук Ришат Равил улы авыл биләмәсен төзекләндерү буенча нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде һәм кайбер кешеләрнең салым түләмәүләренә зарланды.
Районның ветеринария станциясе җитәкчесе урынбасары Р.Р.Әгъзәмов җыелучыларга малларга чиплар куйдыру кирәклеге турында сөйләде.
- Идентификация сездән күбрәк салым җыю өчен түгел, ә маллар арасында авыруларны булдырмау өчен кирәк. Авыру килеп чыккан очракта, ул икътисадый яктан зыян китереп кенә калмый, ә кешеләрне дә зарарларга мөмкин.
Полициянең участок уполномоченные авыл биләмәсендә җинаятьләрне профилактикалау һәм ачыклау өчен нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.
Арытабан авыл халкы район җитәк­челегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Шулай, Бельский авылы халкы клубта ремонтның озакка сузылуы һәм авылда эчәр су булмавы турында белдерде.
- Клубта ремонт эшләре дәвам итәчәк. Узган елда аның түбәсе ябылды, ә быел тәрәзәләре алмаштырылачак. Ә суга килгәндә, агымдагы елда скважина казырга ниятлибез, - диде Альфир Фәрхәт улы.
- Авыл халкының 70 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Үзебезнең көч белән фельдшер-акушерлык пунктын тергездек, ә фельдшерыбыз юк. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә? – дип кызыксынды Бельский авылы старостасы.
- Үземнең чыгышымда мин бу турыда сөйләгән идем инде. Районга медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү максатында медицина университеты студентлары белән аралаштык. Хәзер медицина колледжы студентлары белән очрашырга уйлыйбыз. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы А.Э.Камалов белән берлектә график төзеп, аңа ярашлы, фельдшерлар вакытлыча барып кабул итәчәк, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Искеакташлылар авылда газ юклыгына борчыла.
- Бүгенге көндә Кырмыскалы райо­нының 65 процентына газ үткәрелгән. Кайбер авыллар “зәңгәр ягулык” белән тәэмин ителмәгән әле. Без респуб­ликаның власть органнарына мөрәҗәгать итәбез. Акча бүленә, ләкин ул гына җитәрлек түгел, - диде А.Ф.Сабиров.
Халыкны шулай ук авылларда логопед, даруханә, теш дәвалау һәм физкабинетлар юклыгы борчый.
Җыелыш азагында район хакимияте башлыгы авыл халкына рәхмәтен белдереп, күтәрелгән мәсьәләләр җайлап хәл ителер, дип ышандырды.
Светлана Карпова.
Читайте нас: