Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәл ителәсе мәсьәләләр бар әле...

Бозаяз авыл биләмәсендә гражданнар җыены үткәрелде.

Бозаяз авыл биләмәсендә гражданнар җыены үткәрелде.
Муниципалитет башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров районның үткән елгы социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде, 2019 елга бурычлар билгеләде. Үзенең чыгышында район җитәкчесе халыкның тормыш сыйфатын арттыру кирәк­леген ассызыклады. Сәламәт тормыш алып бару буенча эшне көчәйтү кирәклеген белдерде. Соңгы вакытта авылларда, бигрәк тә хатын-кызлар һәм яшьләр арасындагы эчкечелек борчуга сала. Шул сәбәпле хокук бозулар ешая, гаиләләр таркала, үлем, янгын, юлларда авария очраклары арта.
Авыл биләмәсе башлыгы Марат Рәмил улы Мәҗитов авыл биләмәсендә башкарылган эшләр белән таныштырды. Ә киләчәктә үзәк казанлыктагы казанны һәм баганалардагы лампаларны энергияне аз сарыф итә торганнарга алмаштыру күзаллана. Бозаяз авылында парк булдыру һәм Совет урамында тротуар салу планлаштырыла. Авыл Советы хакимияте яшь гаиләләргә торак төзү өчен шартлар тудырачак, мох­таҗларга җир биләмәләре бү­ләчәк.
Авыл Советында медицина хезмәтләндерүе көн тәртибенә куелган темаларның берсе булды. Берничә ел элек Бозаяз участок дәваханәсе табиблык амбулаториясе итеп үзгәртелде. Шул сәбәпле дүрт авыл биләмәсе стационарсыз торып калды. Район үзәк дәваханә­сенең баш табибы Арсен Камалов моны РФ Сә­ламәтлек саклау министрлыгы боерыгына сылтанып аң­латты һәм кадр­ларның җитмәвенә зарланды. Биредә “Авыл табибы” һәм “Авыл фельдшеры” программалары да ярдәм итмәгән. Биш табиб программа буенча карал­ган вакыт эшләп, янә шәһәргә киткән.
Бозаязлылылар участок дәваханәсе статусын тергезү буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Альфир Фәрхәт улы: Бозаяз авыл Советының сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемаларын хәл итү өчен чаралар күреләчәк, дип белдерде.
Гражданнар җыенында ветеринария хезмәте җитәкчесе урынбасары Р.Әгъзамов чыгыш ясап, авыл халкына мал асрау, сату һәм сатып алганда ветеринария таләпләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Ул җитди авырулардан котылырга ярдәм итәчәк. Полициянең участок уполномоченные Ильяс Бә­киров авыл Советы биләмәсен­дәге җинаятьчелек торышы белән таныштырды.
Сөйләшүгә йомгак ясап, Альфир Сабиров билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен район хакимияте барлык көчен салачак, дигән ышаныч белдерде. Шул ук вакытта халык читтә калырга тиеш түгел, ә активлык күрсәтергә тиеш.
Эльвира Байбулатова.
Читайте нас: