Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде

Узган чәршәмбе көнне Ефремкино мәдәният йортында үткәрелгән чираттагы гражданнар җыенында 2018 елда Ефремкино авыл Советы авыл биләмәсе эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

Узган чәршәмбе көнне Ефремкино мәдәният йортында үткәрелгән чираттагы гражданнар җыенында 2018 елда Ефремкино авыл Советы авыл биләмәсе эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Очрашу муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабировның чыгышыннан башланып китте. Ул районның социаль-икътисадый үсеше, казанышлары, проб­лемалары һәм планнары белән таныштырды. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары белән бәйле системаны тормышка ашыру шартлары турында сөйләде.
Соңыннан авыл биләмәсе башлыгы Н.А.Иванова узган елда башкарылган эшләр турында отчет белән чыгыш ясады һәм агымдагы елга планнар билгеләде.
- Без ел саен Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашабыз. Аның ярдәмендә авылда спорт мәйданчыгы барлыкка килде, Дмитриевка авылындагы зиратның коймалары алмаштырылды, ә 2018 елда МТЗ-82 (Белорусь) тракторы сатып алдык. Бу проектларны тормышка ашыруда үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә, - диде ул.
Соңыннан Наталья Александровна авылның ик актив кешеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Шулай ук җыелучылар алдында Кырмыскалы ветеринария станциясе начальнигы Г.Г.Кунакаев чыгыш ясап, малларга чиплар куйдыру кирәклеген билгеләде һәм авыру йоктырмас өчен, кош-кортны ышанычлы кешеләрдән генә сатып аларга чакырды. Ә полициянең участок уполномоченные Р.Р.Бәдретдинов авыл биләмәсендә җинаятьчелекне профилактикалау буенча нинди эш алып барылуы турында сөйләде.
Арытабан авыл халкы һәм власть вә­кил­ләре белән җанлы аралашу үткәрелде. Халык район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларын бирде. Шулай, Алайгыр халкы авылда су юклыкка зарланды.
- Без махсус оешма вәкилләрен чакырдык, геология картасы белән таныштык һәм алар авылда чиста эчәр су запасы юк, дигән нәтиҗәгә килде. Киләчәктә без бу проблеманы хәл итәргә тырышачакбыз – су юлы үткән урыннарны эзләячәкбез, - дип җавап бирде Альфир Фәрхәт улы.
Халык шулай ук урамнарны яктырту мәсьәләсен күтәреп чыкты.
- Кабул ителгән программага ярашлы, районның барлык авылларында да урамнарга яңа фонарьлар куелачак. Бу программа биш ел дәвамында тормышка ашырылачак. Бүгенге көндә безнең районга 7 миллион сум акча бүленде. Бу акча, тәү чиратта, мәгариф учреждение­ләре һәм халык күпләп җыелу урыннарына керү юлларын яктырту өчен тотынылачак. Җайлап ул районның барлык урамнарына да барып җитәчәк, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Авыл биләмәсе халкы шулай ук газ үткәрү мәсьәләсен күтәреп чыкты, янгын машинасы, даруханә юклыгына борчылу белдерде кебек мәсьәләләр борчый. Барлык сорауларга да җентекле җавап бирелде һәм аларны хәл итү юллары тәкъдим ителде. Арытабан тикшерү таләп ителгән мәсьәләләр күзәтү астына алынды.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: