Атҗитәр авыл мәдәният йортында авыл хакимияте башлыгы призына шахмат буенча йолага әверелгән турнир үткәрелде. Ярышларда районның төрле яшьтәге иң яхшы ун шахматчысы катнашты, иң өлкәненә 78 яшь иде.
Уен нәтиҗәләре буенча, Яңа Кыешкы авылыннан Касыйм Колшәрипов – беренче, Подлуб авылыннан Наил Ишмаков – икенче һәм Яңа Кыешкыдан Ирек Колшәрипов өченче урын яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Шулай ук ветеран шахматчылар - Атҗитәр авылыннан Тәлгать Акбашев, Бозаяздан Марс Мостаев та бүләкләргә лаек булдылар. Барлык катнашучылар да турнир оештырганы өчен авыл биләмәсе башлыгы Г.Г.Уразбахтинага рәхмәт белдерделәр.
Ринат Акбашев, мәдәният хезмәткәре.