Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
5 апрель 2019, 13:40

Бердәмлек белән көчле без

Кабак авыл биләмәсендә барлык мәдәни һәм спорт бәйрәмнәрен бергәләшеп үткәрү изге йолага әверелде.

Кабак авыл биләмәсендә барлык мәдәни һәм спорт бәйрәмнәрен бергәләшеп үткәрү изге йолага әверелде.
Шул көннәрдә шаулап-гөрләп “Нәүрүз” бәйрәме оештырылды. Нәүрүз – ул көн белән төн тигезләшкән көн, табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәлән­дерә. Бу уңайдан авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Х.Н.Әхмәтшинаның тәкъдименә хатын-кызлар советы, башлангыч ветераннар оешмасы әгъзалары да кушылды, ә авыл биләмәсе башлыгы Р.Ф.Әюпов аларны хуплап чыкты.
Авыл биләмәсе хакимияте алдындагы мәйданга бик күп халык җыелды, күпләре гаиләләре белән килгән иде. Алар өчен Кабак, Сихон, Иске Кыешкы авыл мәдәният йортлары коллективлары зур бәйрәм концерты әзерләде.
Озын өстәлләр хуҗабикәләр алып килгән бәлеш, белен, бавырсак, кайнатма, компотлардан сыгылып торды. Самавырда тәмле чәй кайнады. Эссе пылау белән сыйланырга теләү­челәр хәтта чиратка басты. Шулай ук төрле уеннар, милли биюләр башкарылды, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Район хакимияте башлыгының социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева һәм авыл биләмәсе башлыгы Р.Ф.Әюпов җыелучыларны сәламләп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Язгы бәйрәм тагын бер истә­лекле дата - Башкортстанның 100 еллыгы белән дә туры килде. Бу чара авыл биләмәсендәге төрле милләт вәкилләренең дус һәм тату яшәвен дә чагылдырды.
Ралия Искәндәрова, авыл биләмәсенең хатын-кызлар советы рәисе.
Читайте нас: