Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
9 апрель 2019, 11:18

Мәсьәләләр тикшерелде

Атҗитәр авыл мәдәният йортында район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабировның авыл биләмәсендә яшәүчеләр белән очрашуы үткәрелде. Анда Атҗитәр авыл биләмәсе хакимиятенең 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.

Атҗитәр авыл мәдәният йортында район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабировның авыл биләмәсендә яшәүчеләр белән очрашуы үткәрелде. Анда Атҗитәр авыл биләмәсе хакимиятенең 2018 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Очрашу муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров һәм авыл биләмәсе башлыгы Г.Г.Уразбахтинаның чыгышыннан башланып китте. Алар җыелучыларны районның һәм авыл биләмәсенең социаль-икътисадый үсеше, казанышлары, проблемалары һәм планнары белән таныштырдылар.
Шулай ук җыелучылар алдында район ветеринария станциясе начальнигы Г.Г.Кунакаев малларны теркәү һәм чиплар кую кирәклеге, шулай ук котыру чиренә каршы вакцинация акциясе баруы турында белдерде.
- Читтән мал алып кайткан очракта, авырулардан саклану өчен, шунда ук ветеринария станциясенә хәбәр итәргә кирәк. Сату өчен мал суйганда аны махсус мал сую пунктларында гына башкару – законсыз мал алып кайтуга киртә куюның тагы бер ысулы. Әлеге вакытта тормышка ашырылган малларны тамгалау системасы туганнан алып суйганга кадәр аны күзәтү астында тотуны күз уңында тота. Ягъни, продукция җитештерүчеләр бу система ярдәмендә итнең кайдан алынганы һәм сыйфаты турында белә ала. Азык-төлек хәвефсезлеге ягыннан бу бик мөһим, - дип өстәде Альфир Фәрхәт улы.
Арытабан полициянең участок уполномоченные И.У.Бәкиров узган елгы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм законсыз алкоголь продукциясе сатучыларны нинди җәза көтүен исләренә төшерде.
- Узган елда йортларыннан спиртлы эчемлек сату буенча өч кеше ачыкланды. Аларга 30 мең сум күләмендә штраф салынды. Ә законны яңадан бозган очракта, җинаять җәзасы биреләчәк, - диде ул.
Соңыннан авыл халкы һәм власть вәкилләре арасында җанлы сөйләшү үткәрелде. Авыл халкы район җитәк­челегенә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
- Басуларда үткәрелгән химик утау аркасында, химикатлар безнең җирләргә да эләгә, - дип зарларын белдерде халык.
- Шундый хәл кабатланган очракта, авыл Советына мөрәҗәгать итегез. Килеп анализ алсыннар өчен без Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәрбез, аның нәти­җәләре буенча чаралар күрербез, - дип җавап бирде район башлыгы.
Атҗитәрлеләрне шулай ук авылда фельдшер юклыгы борчый.
- Кызганычка каршы, фельдшерлар республика буенча җитми. Медицина университетын тәмамлаучыларның яртысы һөнәрләре буенча эшләми. Эшкә кайтучыларга без торак сатып алуда, аларны төрле программаларда катнаштырырга, җир биләмәсе бирергә һәм лаеклы хезмәт хакы тәкъдим итәргә әзер. Белгечләрне районга җәлеп итү өчен без барсын да эшлибез, кызганычка каршы, яшьләр шәһәрдә эшләүне хуп күрә, - диде Альфир Фәрхәт улы.
- Атҗитәр фельдшер-акушерлык пункты “Авыл фельдшеры” программасына кертелгән, димәк, агымдагы елда фельдшер-акушерлык пунктына эшкә урнашучыга 500 мең сумлык ярдәм каралган, - дип өстәде район үзәк дәваханәсенең баш табиб бурычларын башкаручы.
Авыл халкын шулай ук Атҗитәр һәм Мерәс авылларын тоташтыручы күпер төзү, модульле фельдшер-акушерлык пункты булдыру һәм башка проблемалар борчый. Барлык сорауларга да тиешле җаваплар бирелде һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде. Җентекле тикшерү таләп ителгән мәсьәләләр күзәтү астына алынды.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Читайте нас: