“Бердәм Русия” партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә авыл халкының байтак проблемалары хәл ителә: парклар һәм скверлар төзекләндерелә, спорт һәм уен мәйданчыклары барлыкка килә. Иске Шәрәй авылында да бу проект һәм авыл биләмәсе хакимияте ярдәме белән балалар мәйданчыгы төзелде.
Әлбәттә, бала-чага аны тәүге көнендә үк сынап карады. Таганнар, карусель, тау – сабыйлар өчен генә түгел, мәктәп балаларына да исәпләнгән. Шуңа да махсус комиссия аны мәктәп биләмәсендә урнаштырырга карар иткән дә инде. Урыны, чынлап та, уңышлы – мәктәп укучылары тәнәфестә дә, дәресләр тәмамлангач та рәхәтләнеп уйнап кайтып китәчәк. Шулай ук биләмә иркен булгач, футбол кебек башка уеннар да уйнарга мөмкинлек бар. Димәк, туганнарын балалар мәйданчыгына алып килгән абый-апалары рәхәтләнеп туп тибә дә ала.
- Балалар мәйданчыгын биредә күптән көттеләр. Шуңа авыл халкы аны урнаштыруда берсүзсез ярдәм күрсәтте, - ди Сахай авыл биләмәсе башлыгы Ришат Хөснетдинов, ярдәм итүчеләргә – Илдар Назыйров, Таһир һәм Рәзил Моталлаповлар, Рәзит Ямансаров, Аяз Нурбакиевка рәхмәт сүзләре җиткереп.
- Хәзер бирегә көн саен киләбез, - ди кечкенә Айгизнең әнисе Алсу Бикбулатова, балаларның да, яшьләрнең дә бу мәйданчыкны саклап тотуларына өмет итеп.