Сугыш яугирләре турында истәлек
Сарт-Науруз халкы моны яхшы аңлый һәм авыл турында даими хәстәрлек күрә. Биредә төп халык яши, элек аларның ата-бабалары авылга нигез салган. Бәлки, шуның өчен дә һәр нәрсәнең кадерен беләләр. Үзләренең генә йортын түгел, аннан читтә дә төзекләндерү һәм күркәмләндерүне – үзләренең бурычы дип исәплиләр. 2018 елның 8 маенда авыл халкының тырышлыгы белән “Дан обелискы” мемориал комплексы барлыкка килде. Аның башлангычында Илдар Зәйнуллин, Наил Котлыяров, Руслан Котлыяров, Наил Равилов һәм фронтовик Тәкыйулла Әминев тора. Тәкыйулла Кәлимулла улы бүгенге көндә мәрхүм инде. Ләкин вакытында Гражданнар, Беренче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан якташларының исемлеген нәкъ ул төзегән. Хәтер тактасында 1757 елдан башлап сугышта катнашкан сартнаурузлыларның исемнәре уелып язылган. Шулай авылның репрессиягә эләккән кешеләре, тыл эшчәннәре һәм сугыш балалары турында да онытмаганнар. Якташ моряклар хөрмәтенә 1862 елда чүкеп ясалган чын адмирал якоре, Бөек Ватан сугышы яулары барган урындагы җир салынган капсула куелган.
Кагыйдә буларак, туган авылларын төзекләндерү мәсьәләләре һәм бурычлары имам-хатыйп Руслан хәзрәт, авыл Советы депутаты Флюр Яхшыголов, зиратларны тоту буенча җаваплы Рәлиф Ракимов, Салих Котлыяров, Фәнил Антынбәков, авыл активистлары Наил Равилов, Илдар Зәйнуллин, авыл аксакалы Мидхәт Котлыяровтан торган аксакаллар корында, шулай ук гражданнар җыенында җентекле тикшерелде һәм эш күләме билгеләнде.
- Бездә авыл өчен янып-көйгән актив һәм тырыш кешеләр яши. Алар акчасын да җыя, төзи, буйый, ремонтлый һәм тәртипкә дә китерә, - ди урындагы мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Котлыяров. – Менә, мәсәлән, Урал урамында яшәүчеләр киңәшләшеп, балалар өчен уен мәйданчыгы төзеп куйдылар.
- Тәүдә без бу турыда авыл биләмәсе хакимиятенә хәбәр иттек. Безгә уен мәйданчыгын коймалап алырга кирәклеген әйттеләр. Бу мәсьәләне без озакка сузмаска карар иттек һәм күрше-күлән белән җыелышып коймалап та куйдык. Ә эскәмия, таган һәм спорт комплексын авыл биләмәсе хакимияте сатып алды. Хәзер бу мәйданда иртәдән кичкә кадәр балаларның шатлыклы тавышлары ишетелеп тора. Алар саф һавада рәхәтләнеп уйныйлар, вакытларын файдалы үткәрәләр, - ди төзелеш инициаторының берсе Алия Котлыева.
Коелар ремонтлана
Хәзер авыл халкы узган гасырның 70нче елларында ук казылган коеларны ремонтлау һәм чистарту белән мәшгуль. Элек барсы да суны шуннан алган.
- Хәзер барлык йортта да диярлек су скважиналары, насос һәм коелары бар. Ә электр уты сүнгәндә халык сусыз этләнә. Шуның өчен дә аксакаллар корында без коеларны ремонтларга кирәк, дигән карарга килдек. Тәкъдимне һәркем хуплады. Әлеге көндә биш коеның дүртесендә ремонт эшләре тәмамланып килә. Биредә коелар ныгытылды, япма эшләнде, коймалап алынды. Аларның һәрберсенә Миңлехаҗи, Гайнекамал, Сәлимҗан, Сөләйман дип, элек кое янында яшәгән, аны тәртиптә тоткан, авыл өчен бик күп изге эшләр башкарган актив кешеләрнең исемнәре бирелде. Бишенче коены “Изгеләр коесы” дип атадык, - ди авыл активистларының берсе Наил Равилов.
Шулай ук Наил Сәйфелгалим улы билгеләвенчә, авыл халкы күптән йортларына су үткәрергә хыяллана. Аларның һәрберсенең йортында су скважинасы булуга карамастан, андагы су каты, дип белдерде. Ә ул кеше сәламәтлеге өчен хәвефле. Урамга төп торба берничә ел элек үк салынган булган, аны йортларга һәм тыкрыкларга сузасы гына калган. Бу проект белән алар ике ел рәттән Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашканнар, ләкин тиешле баллны җыя алмаганнар. Агымдагы елда алар янә бу тәкъдим белән чыгыш ясарга җыеналар, бу юлы аларга бәхет мотлак елмаячак, дип ышанабыз.
Светлана Карпова.