Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
18 декабрь 2020, 15:40

Бердәм карарга килделәр

Камышлы авыл биләмәсенең Түбәнге Төкен авылы халкы 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга дигән карарга килделәр.

2016 елдан башлап Кырмыскалы районы биләмәсендә Урындагы башлангычларны хуплау программасы уңышлы эшләп килә. Ул авыл халкын борчыган проблемаларны ачыкларга, проектны финанслау һәм аның тормышка ашыру барышын тикшерү өчен инициатива төркемен әзерләргә мөмкинлек бирә. Барлык проектлар берничә критерия буенча конкурс нигезендә сайлап алына. Аларның берсе – проектны гомум җыелышта сайлау.
Катлаулы эпидемиологик хәл уңаеннан агымдагы елда 20 һәм 25 ноябрьдә Камышлы авыл биләмәсе халкының җыелышы үткәрелде. Анда авыл биләмәсе башлыгы Илгиз Биккузин һәм 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашуны хуплаган авыл халкы катнашты.
Светлана Карпова.
Читайте нас: