Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
21 декабрь 2020, 17:33

“Мотлак катнашабыз”

Шәйморатов авыл биләмәсенең Грачевка авылы халкы 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу өчен теләк белдерделәр.

2016 елдан башлап Кырмыскалы районы биләмәсендә Урындагы башлангычларны хуплау Программасы уңышлы эшләп килә. Ул авыл халкын борчыган проблемаларны ачыкларга, проектны финанслау һәм аның тормышка ашыру барышын тикшерү өчен инициатива төркемен әзерләргә мөмкинлек бирә.
Барлык проектлар берничә критерия буенча конкурс нигезендә сайлап алына. Аларның берсе – проектны гомум җыелышта сайлау.
Агымдагы елның 2, 12 һәм 17 декабрендә Грачевка авылында җыелыш үткәрелде. Анда авыл биләмәсе башлыгы И.М.Моратшин һәм 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау Программасында катнашуны хуплаган авыл халкы катнашты.
Светлана Карпова.
Читайте нас: