Хәзер Әпәс күле янындагы бу таудан кеше өзелми. Ул иртәннән алып караңгы төшкәнче балаларның шатлыклы авазларыннан шау-гөр килеп тора. Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан биредә аеруча күңелле. Көннең буе бала-чага тау шуса, кичләрен урындагы клуб мөдире Наилә Фәхретдинова күл өстендә урнаштырылган күркәм чыршы янында мәдәни чаралар, шул исәптән ретро-дискотекалар оештыра.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, бу тау турында ишетмәгән-белмәгән кеше калмагандыр – бирегә районыбызның төрле авылларыннан киләләр. Шәһәрдән кайтучылар да аны мактап туя алмый: ул киң дә, биек тә, уңайлы да...
- Каникуллар чорында балаларны еш кына тауга йөретәбез. Кичә Уфага барып килгән идек. Ләкин мондагы тауга җитми. Моны төзүчеләргә рәхмәт яусын инде, - ди Шәйморатов авылыннан килүчеләр.
Әйе, Әпәс күлендәге тау – авылга гына түгел, барлык район халкына хезмәт итә. Иң мөһиме, бирегә килүчеләрнең һәммәсе аны төзүчеләргә зур рәхмәт әйтеп шуа. Ә бер рәхмәт мең бәладан коткара, ди...