2014 елдан эшләп килгән программа шул максатта киң колач алды һәм уңышлы тормышка ашырыла да. Конкурста катнашу өчен халык урындагы хакимият һәм эшкуарлар белән тыгыз бәйләнештә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Ибраһим авылы халкы да бу Программада катнашырга карар кабул итте. Җыелышта Сәвәләй авыл хакимияте башлыгы Тимур Галәветдинов Программа, аның мөмкинлекләре, шартлары турында җентекле мәгълүмат җиткерде. Ибраһимлылар үзара киңәшләшеп, урындагы зиратны кәртәләп алырга кирәк, дигән фикергә килде. Җыелышта катнашучылар бертавыштан бу тәҡъдимне хуплады. Залның “Бергәләп кулыбыздан килә”, “ППМИ – безнең ышаныч”, “ППМИ-2021. Ибраһим авылы” дигән плакатлар белән бизәлүе дә халыкның бер төптән эш итүен күрсәтте. Заһир Әхмәдиев, Венера Хәкимова, Сажидә Камалова, Рәмзилә Галиева һәм Ринат Галиев катнашлыгында инициатива төркеме дә сайлады. Аларның төп бурычы - халыктан акча җыю һәм эшне оештыру.
Проблемаларын хәл итү юлын эзләгән халык йорт башына 1 мең сум акча җыярга карар итте. Республика казнасыннан бүленгән акчага халык һәм иганәчеләр дә үз өлешләрен өстиячәк. Бердәм тырышлык белән бу эшне башкарып чыгарбыз, дип өметләнә ибраһимлылар.
Фәниә СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.