Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
26 гыйнвар 2021, 12:47

Балалар мәйданчыгы өчен тавыш бирделәр

Кырмыскалы авылының “Көнчыгыш” бистәсендә яшәүчеләрнең 2021 елда Урындагы башлангычларны хуплау Программасында катнашу мәсьәләсе буенча җыелышы үткәрелде.

Кырмыскалы авыл биләмәсе башлыгы Айрат Ходайдатов йомгаклау җыелы­шын­да конкурста катнашу өчен ары­табан эш итү таләпләре турында җентекле сөйләде. Барлык җыелучылар Урындагы башлангычларны хуплау Программасында катнашырга бер­та­выштан теләк белдерделәр һәм 16га 25 метр зурлыгында хәвефсез һәм резина өслекле заманча балалар мәйданчыгы төзү проекты өчен тавыш бирделәр.
“Көнчыгыш” бистәсендә уен мәй­дан­чыгы таләп ителүе көн кебек ачык, чөнки монда алар өчен ял урыны юк. Проект тормышка ашырылганда, балаларның һәм үсмерләрнең мәшг­ульлек проблемасын хәл итәргә, ә ата-аналарга үзләренең балаларының хә­веф­сезлеге һәм сәламәтлеге өчен борчылмый эшләргә мөмкин булачак. Өстәвенә, балалар мәктәптә, балалар бакчасында гына түгел, саф һавада да аралашарга тиеш.
Спорт урамында яшәүче Гүзәл Кәримова гаиләсе белән бирегә 15 ел элек күченеп килгән. Өлкән балалары үсеп буй җиткергән, ә кече кызларына 10 яшь кенә әле.
- Проект безгә бик ошый. Агымдагы елда без программада җиңү яуларбыз һәм кызым үзенең дуслары белән заманча һәм хәвефсез мәйданда уйный алачак, дип ышанам, - ди ул.
- Бу мәйданчыкны күптән көтәбез, чөнки безнең Елга аръягы урамында гына 20гә якын бала яши. Минем 9, 10 һәм 11 яшьлек улларым бар. Проект конкурстан үтәр, дип ышанабыз һәм кулдан килгәнчә барсын да эшләячәкбез, - ди район үзәгендә яшәүче Наталья Галиуллина.
Алдан исәпләүләр буенча, эшләрнең гомум хакы 1 800 000 сум тәшкил итәчәк. БР бюджетыннан бүленгән акчаның 10 процентын, ягъни якынча 180 000 сумын халык җыячак. Акчаның бер өлеше муниципалитет бюджетыннан бүленәчәк.
Җыелышка йомгак ясап, проектны тормышка ашыруны авылның язмышы өчен битараф булмаган Радик Әгъзәмов, Роман Кучаев, Лариса Кучаева, Гүзәл Кәримова, Алия Волкова, Равилә Шәйморатова, Илшат Дәүләтшиннан торган инициатива төркеме төзелде.
Акча артып калган очракта, аны биләмәне төзекләндерүгә тотынырга карар иттеләр.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: