Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл биләмәләрендә
26 гыйнвар 2021, 12:40

Бердәм карарга килделәр

Яңа Кыешкы авыл биләмәсенең Мөкәй авылы халкы чираттагы тапкыр җыелыш үткәрде һәм Урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Бүгенге көндә трактор алу авыл халкы өчен көнүзәк проблема булып тора. Авыл биләмәсе башлыгы Гөлчәчәк Сәгыйтова билгеләвенчә, авыл биләмәсе бу программада катнашканы булган: 2017 елда Яңа Кыешкы авылында зиратның коймалары төзекләндерелгән.
Җыелышта мөкәйлеләр бертавыштан бу проектта катнашырга теләк белдерде. Кирәкле сумманың 10 проценты халыктан җыелачак. Эшне күзәтү астында тоту һәм акча җыю өчен Ришат Рим улы Халиков, Хәния Сәфәргали кызы Рәхмәтуллина, Рәсинә Рамазан кызы Хәмитова, Миңлегөл Ваһап кызы Мөхәмәтшина, Закирә Миңнулла кызы Хәмитовадан торган инициатива төркеме төзелде.
Мөкәй авылы халкы гомум тырышлык белән максатларына ирешер, дип ышанабыз.
Айгөл Әбдрәшитова.
Читайте нас: